Фән һәм мәгариф

Россия төбәкләреннән килгән укучылар татар теленнән төбәкара олимпиадада катнашты

Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы төбәкара олимпиадага килүчеләргә бай мәдәни программа әзерләгән.
06.02 08:39

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 100 дән артык мәктәп укучысы татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада сынауларын үтә. Алар дүшәмбе көнне күренекле татар шагыйрьләре белән очраштылар. Бу хакта  Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

4-5 февральдә олимпиадада катнашучылар Казанның 27 гимназиясендә тел һәм әдәбият буенча бәйге шартларын үтәделәр. Татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрне Казан федераль университеты галимнәре бәяләде. Узган ел мондый олимпиада программасына Татарстан халык шагыйре Разил Вәлиев әсәрләре кертелгән булса, быел укучылар халык шагыйре Роберт Миннуллин шигырьләрен өйрәнгәннәр. Кичә яшьләр Роберт Миннуллин, Галимҗан Гыйльманов, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре, шагыйрьләр Гөлзада Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев белән очрашты. Шунда ук төрле төбәктән килгән яшьләр Роберт Миннуллин әсәрләрен сәнгатьле укуларын күрсәтте, шагыйрьләр белән фотога төште.

Татарстан мәгариф һәм фән Министрлыгы төбәкара олимпиадага килүчеләргә бай мәдәни программа әзерләгән. 100 дән артык татар баласы Казанда үз талантларын да күрсәтә, үзләренең киләчәк үсеше өчен рухи-мәдәни азык та алып китә. Сишәмбе көнне төбәк олимпиаданың ябылу тантанасы Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар, республикада кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга.

Р.Миңнеханов Чүпрәледә җир белән эшләүгә аерым игътибар бирелүен әйтте

Чүпрәледә гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган.

Татарстан Президенты Буа районында урып-җыю барышы белән танышты

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы суктырылган.

Нәҗибә Ихсановага Азнакайдан якташлары авыл күчтәнәчләре алып килде

Бүген Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән күрешергә дип, Азнакайдан бер төркем якташлары Казанга килде.

Римма Ратникова фотограф Рамил Галине Татарстан фотожурналистикасының исеме дип атады

Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.