Дин

Диния нәзарәте делегациясе Мәккәдә Татарстан иминлеге өчен дога кылды

Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Мәккәгә килеп җитте.
06.02 11:35

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда татарстанлылар гомрә хаҗы кылачак, Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү белән шөгыльләнә торган Король Габдел-Газиз исемендәге комплекста булачак һәм Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге изге җирләргә аяк басу белән, Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта Татарстанда яшәүче бар кешеләргә иминлек, республикабызга тынычлык һәм муллык, барлык дин кардәшләребезгә шәфкать сорап дога кылды, дип хәбәр ителә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Бүген “Татар-информ” Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды

Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.