Дин

Диния нәзарәте җитәкчелегенә Кәгъбәтуллаһ өчен япма әзерләүнең эш барышын күрсәттеләр

Әлеге изге эшне биредә Король Габдел-Газиз исемендәге оешма башкара.
06.02 17:26

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында бүген Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге изге эшне биредә Король Габдел-Газиз исемендәге оешма башкара. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары үз күзләре белән мөселманнарның изге корылмасы өчен япма әзерләү технологиясе белән танышты һәм үз күзләре белән әлеге комплекста хезмәт куючыларны күрде.

Кисвәне (япма) кара тукымадан ясыйлар. Аннары аның белән Кәгъбәтуллаһның дүрт ягын каплыйлар. Алтын җепләр белән язылган төп язу – шәһадәт сүзләре. Калганнары – Коръән аятьләре. Кәгъбәтуллаһ өчен япмага калынлыгы ике миллиметрдан да ким булмаган 875 квадрат метрлы материя кирәк. Барлык тышкы ягы чиста ефәктән эшләнә, ә эчке катламына ак төстәге каты җептән эшләнгән материал өстиләр. Кәгъбәтуллаһның поясына килгәндә, ул озынлыкка 61 метрга, ә киңлеккә 94 сантиметрга җитә торган 16 өлештән тора.

Япманы комплекс хезмәткәрләре елга бер мәртәбә комплекс хезмәткәрләре ясап элә һәм хаҗ вакытында зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә Кәгъбәтуллаһка урнаштыралар. Элекке япманы эксклюзив бүләк сыйфатында бирәләр, яисә ертып хаҗиларга өләшәләр.

Кәгъбәтуллаһка кисвәдән тыш, комплекс шулай ук Пәйгамбәр саллләллаһу галәйһи вә сәлләм бүлмәсе өчен җәймә, Кәгъбәнең эчке бүлмәсе өчен пәрдә, Согуд Гарәбстаны дәүләт әләмнәрен, шулай ук махсус рәвештә тегеп язылган Коръән аятьләре бүләген әзерләү белән шөгыльләнә.

Мөфтият делегациясе шулай ук Хәрәм мәчете музеенда да булды.

Татарстан мөфтияте делегациясе Согуд Гарәбстанында Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча сәфәр кыла. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.