Фән һәм мәгариф

Казанда Фән көненә багышланган тантаналы чара була

Татарстан Фәннәр академиясендә булачак әлеге чарата галимнәргә дәүләт бүләкләре дә тапшырылачак.
07.02 15:19

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Иртәгә, 8 февральдә, Татарстан Фәннәр академиясендә Фән көненә багышланган тантаналы чара оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Фәннәр академиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Россия Фәннәр академиясенә 1724 елның 8 февралендә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм санала.

Фән көне уңаеннан, 8 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Зур залында (Казан, Бауман ур., 20) тантаналы чара уздырыла. Тантана Татарстан Премьер министр урынбасары, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның котлавы белән башланып китәчәк.

Бәйрәм барышында танылган галимнәр, фән өлкәсендә уңыш казанган нәселләрне тәбрикләүләр оештырылачак һәм дәүләт бүләкләре тапшырылачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады.

#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.