Фән һәм мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак

"Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" бәйгесенә уникаль, моңарчы бер генә электрон чыганакта да басылмаган дәрес эшкәртмәләре кабул ителә.
07.02 17:11

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннан “Урок. РФ” сайтында яңа проект башлана – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II "Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" Россиякүләм бәйгесе. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар китап нәшрияты редакторы Айсылу Галиева җиткерде.

“Бәйге икенче тапкыр уза. Узган ел анда йөздән артык кеше катнашты. Җиңү яулаган ун укытучыны бүләкләдек. Быел татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашырга теләкләрен белдердер”, - ди Айсылу Галиева.

Конкурс эше ике өлештән тора: дәрес планы һәм мультимедиа-кулланма. Башкарган хезмәтләрен катнашучылар үзләре “Урок.рф” порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә урнаштырырга тиеш. Дәресләрне презентация, рәсем , фотосурәтләр, аудио һәм видеоматериаллар кулланып эшләргә мөмкин. Бәйгегә юлланган барлык эшләрне дә модераторлар уникальлеккә (плагиатка) тикшерә. Дәрес планының 30% материалы башка ресулардан алынып, чыганаклар курсәтелмәсә, автор ярыштан төшеп кала.

Килгән эшләрне галимнәр, редакция һәм мәгариф хезмәткәрләре, белгечләр тикшерәчәк. Алар оригинальлек, дәреснең төзелеше, уку материалының эчтәлеге, укытучының методик осталыгы, дәрес нәтиҗәсенә карап бәя бирәчәк.

“Бәйгенең иганәчесе – Татарстан китап нәшрияты. Биш җиңүче булачак. Аларны Р.Сәлахның “Җәлил варислары”, Г. Ясабиеваның “Шигъри физкультминутлар”, Ф.М.Зиннурованың “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”, Н. Максимовның “Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез”, Х. Мәхмүтовның “Татар халык табышмаклары” һ.б истәлекле китаплар, методик кулланмалар белән бүләклиячәкбез”, - дип билгеләп узды Айсылу Галиева.

Катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар электрон форматта юлланачак.

Бәйге 22 апрельдә төгәлләнә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.