Фән һәм мәгариф

КФУда укыган филологларга Париж университеты дипломы алу мөмкинлеге булдырылды

КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә абитуриентлар өчен "Ачык ишекләр көне" узды.
08.02 14:24

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә абитуриентлар өчен "Ачык ишекләр көне"ндә студентларга Париж университеты дипломы алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Бу хакта уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Мирзаһитов белдерде.

“Чит телләр буенча педагогик белеме: француз теле” юнәлешенә игътибар итсәгез иде, бу программа кысаларында Париж университеты белән берлектә килешү төзелде, ягъни сезнең ике диплом алу мөмкинлегегез бар”, – диде ул абитуриентларга.

Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлыгы 30дан артык белем бирү программасы тормышка ашырыла. Рус теле һәм рус әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты, музыка, чит тел (инглиз, алман, француз, испан, төрек, кытай телләре) укытучылары әзерләнелә.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 300дән артык мөгаллим эшли, шул исәптән 60 фәннәр докторы, 183 фәннәр кандидаты бар.

“Быелгы уку елыннан башлап студентларыбыз белән дәресләрне барлыгы 17 чит ил белгече алып бара. Алар Германия, Испания, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Кытай, Чехия, Польша, Төркия һәм Казахстан илләреннән. Институтыбызда 3348 студент белем ала. Шуларның 2500е – көндезге бүлектә укый, ерак һәм якын көнчыгыш илләреннән - барлыгы 482 студент, ә Россия төбәкләреннән 600 студент белем ала. Физкультурадан тыш, барлык дәресләр дә әлеге бинада уза. Бездә 6 компьютер сыйныфы, 10 микрофонлы кабинет бар. Барлык чит ил студентлары өчен дә Универсиада авылының тулай торагыннан яшәү өчен урыннар бирелә”, – диде Рамил Мирзаһитов.

Хәзерге вакытта институт составында 3 югары мәктәп эшләп килә: рус һәм көнчыгыш филологиясе югары мәктәбе (4,5нче катларда урнашкан), татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (1,2нче катларда урнашкан), рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе (3нче катта урнашкан).

Чарада татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфулина, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зилия Явгильдина, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Садыйкова, филология фәннәре кандидаты, “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров катнашты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.