Хәвеф-хәтәр

Казанда автобуска ут капкан

Гадәттән тыш хәл Горький шоссесында 30нчы йорт каршында килеп чыккан.
08.02 10:37

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган.

Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Транспорт чарасының мотор бүлегенә ут кабуы ачыклана. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил итә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндерә, берәү дә зыян күрми.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын автобусның мотор бүлегендә кыска ялганыш хасил булу аркасында чыккан. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.