Фән һәм мәгариф

Түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча Татарстан алда бара

5-18 яшьлек балаларның 76,3 проценты өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнә.
08.02 16:44

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче балалар саны буенча төбәкләр арасында алда бара. Хәзерге вакытта 5-18 яшьлек балаларның 76,3 проценты өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнә.

Пресс-конференция о развитии детских технопарков

Республика әлеге күрсәткеч буенча Федерация субъектларының күбесен узып киткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сөйләде.

“Республикада техник иҗат түгәрәкләре бик популяр. Биредә Россия буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе бездә. Татарстандагы балаларның 14 проценты - техник юнәлештәге түгәрәкләр, якынча 7 проценты  төбәкне өйрәнү белән кызыксына”, - дип аңлатты Л. Сулима.

Пресс-конференция о развитии детских технопарков

Игътибарны балаларга өстәмә белем бирүгә юнәлтергә – Россия Президенты үзенең “май указларында” шундый бурыч куйды.

Проектның төп максаты балаларга түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру. “Кванториум” балалар технопаркын булдыру-  әлеге максатны тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Республикада өч технопарк - Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада ачылды. 

Пресс-конференция о развитии детских технопарков
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казан кызлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү йөзеннән "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган

“Рәхмәт” җәмәгать хәрәкәтенең беренче проекты 4 март көнне Кайбычта узачак.

23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады.

#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.