Татар дөньясы

Татарстан Президенты ярдәме белән татарча тарихи журнал чыга башлый

Баш редактор, тарихчы Дамир Исхаков әйтүенчә, журналның максаты – тарихны халыкка аңлаешлы телдә җиткерү.
08.02 16:28

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Мотыйгуллина). Казанда “Туган җир” дип аталган тарихи журнал чыга башлый. Бу хакта журналның редакторы, этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Әлеге журналны чыгару эшләре төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте карары белән башланып китте. Россия күләмендә гомум татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең бер оешмасы Татарстанда да эшли. Безнең журнал шул оешма нигезендә чыгачак. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында да эшләргә тиеш була. Төп юнәлеш – төбәк тарихын өйрәнү турында мәкаләләр, төгәл фәнни материаллар язу һәм төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү,” – диде Дамир Исхаков.

Галим төбәк тарихы турында академик хезмәтләрнең бик күп, ләкин аларның авыр, фәнни тел белән язылган, гади халыкка аңлавы кыен булуын әйтте. “Безгә халыкка аңлаешлы, гади тел белән язылган мәкаләләр кирәк. Халык, беренче чиратта, үз ягының тарихы белән кызыксына. Безнең милли аң авыр хәлдә. Шундый журналлар укып, милли аңлы үсәргә мөмкин”, - ди ул.

“Туган җир” башка журналлардан фәнни булуы белән аерылып торачак. Журналда этнографик, фольклор һәм архивта булган бик күп тарихи кызыклы мәгълүматларга әһәмият биреләчәк .

Журналда эпиграфика, фольклор, тарихи чыганаклар өстендә эшләү юнәлешләре булачак. “Археологлар да булачак. Чөнки Татарстанда шәһәр археологик байлыклары гына өйрәнелгән, ә авыллар бөтенләй өйрәнелмәгән. Авыл археологиясе юк!” - ди Дамир Исхаков.

Әлеге журнал елына 4 тапкыр чыгачак. Калынлыгы 220-250 бит чамасы, татар һәм рус телләрендә булачак, дип ниятләнә.

Журналның электрон версиясе да булачак. “Бу - безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки журналны таратуы бик кыен. Без россиянең барлык төбәкләре белән хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз һәм журналны хәтта чит илгә дә таратачакбыз”, - дип белдерде тарихчы.

Журналны чыгаруга төбәкне өйрәнүче башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итәргә җыеналар. Ягъни бу журналда татарлардан тыш рус, чуваш һәм башка милләт халыклары турында да мәкаләләр бастырылачак.

Дамир Исхаков журналда язылачак мәкаләләр турында мәгълүмат эзләгәндә милли чыганакларга, халык хәтерендә сакланган материалларга күбрәк игътибар итәргә кирәк икәнлеген әйтте. “Безнең этнографлар да, мин үзем дә бик күп авылда булдык. Һәр авылда булган вакытта без аның барлыкка килүе, тарихы турында мәгълүмат җыйдык. Шул мәгълүматларны кулланырга, фәнни рәвешкә кертергә кирәк”, - ди Дамир Исхаков.

“Эшне башлап җибәрергә Рөстәм Нургалиевич карары буенча акча бирелде”, - диде Дамир Исхаков.

Журналны чыгаруда шулай ук ТР төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, археолог, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов та катнаша. Аның әйтүенчә, “Туган җир” журналының беренче номеры апрель башында чыгачак. “4-5 нче апрельдә Татарстанда төбәкне өйрәнүчеләр форумы узачак. Татарстаннан якынча 150 кеше, башка өлкәләрдән 70кә якын кеше булачак. “Туган җир” журналының беренче номеры шул вакытта чыгар, дип ниятләнә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.