Авыл

Татарстан фермерлары «Иң яхшы гаилә фермасы – 2017» конкурсында җиңде

1 нче һәм 2 нче урыннарны Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алды.
08.02 20:39

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан фермерлары «Иң яхшы гаилә фермасы – 2017» конкурсында җиңүчеләр булды. 6 февральдә Мәскәүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча «АгроФарм-2018» халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелде. Бу турыда Татарстан Республикасы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны «ВДНХ» АҖ, «ДЛГ РУС» ҖЧҖ, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм «DairyNews» МА оештырдылар. Аның максаты – терлекчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче крестьян-фермер хуҗалыкларын ачыклау һәм аларны бүләкләү. Конкурста Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 35 фермер хуҗалыгы катнашты.

Җиңүчеләр 4 номинациядә билгеләнде. «Ит терлекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче һәм 2 нче урыннарны Татарстан фермерлары – Биектау районыннан Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Лаеш районыннан Эдуард Гобәйдуллин алдылар, 3 нче урында – Мәскәү өлкәсеннән Нина Штанькова.

«Сөт телекчелегендә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә 1 нче урынга Тверь өлкәсеннән КФХ башлыгы Алексей Трофимов чыкты, 2 нче урында – Омск өлкәсеннән Сергей Ложкин, 3 нче урында – Приморье краеннан Роман Раченков.

«Кәҗәчелектә иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә җиңүче булып Тула өлкәсеннән Семен Яблоновский танылды, «Сарыкчылыкта иң яхшы гаилә фермасы» номинациясендә Ставрополь краеннан Әбүйосыф Лайпанов җиңүче булды.

Татарстан фермерлары – Әнвәр Мөхәммәтшин һәм Эдуард Гобәйдуллин – 2016 елда “Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант алганнар иде. Әнвәр Мөхәммәтшин ат үрчетү белән шөгыльләнә (бүгенге көндә хуҗалыкта 136 баш ат бар), ә Эдуард Гобәйдуллин – ит җитештерү белән, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 100 эре мөгезле терлек исәпләнә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр

Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.