Татар дөньясы

Сургут шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте «Аулак өй» уздыра

Җәмгыять әгъзалары калфак тегү, чигү, төсле атлас тасмалар белән картиналар ясау, бәйләү, милли ризыклар пешерү кебек эшләр белән шөгыльләнә.
09.02 07:28

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ").  Сургут шәһәренең татар хатын-кызлары җәмгыяте үз эшенә бик җаваплы карый. «Ак калфак» җәмгыяте бу атнада халыкны «Аулак өй» кичәсе белән таныштырачак. Бу хакта Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге көндә җәмгыять эшне төрле юнәлештә алып бара. Җәмгыять әгъзалары калфак тегү, калфак чигү, төсле атлас тасмалар белән төрле картиналар ясау, бәйләү, милли ризыклар пешерү кебек эшләр белән шөгыльләнәләр. Төрле түгәрәкләрдән кала, "Шәл бәйләү", "Каз өмәсе", "Бишек җыры", "Карга боткасы" кебек милли йолаларны искә төшереп, халыкка таныту, элек-электән килгән төрле һөнәрләрне саклау һәм аны яшь буынга җиткерүне, өйрәтүне максат итеп куйган калфаклы ханымнар.

Еллар үтүгә карамастан, кул эшләре белән шөгыльләнү бүген дә халыкның көнкүреш хезмәте булып тора. Бүгенге компьютер каршыннан китмәгән, гаджетларны кулыннан төшермәгән замана кызларын кул эшенә ничек өйрәтергә? Балаларга бу һөнәрне яшәү чыганагы булуын аңлату, уйланырга, тормышка әзерләнергә, үз алларына максат куеп яшәргә өйрәтүне күз алдында тотып, Сургутның алтын куллы кызлары җиң сызганып эшкә кереште. Алар бу атнада «Аулак өй» кичәсе белән таныштырачак.

Аулак өй кичәсенең төп максаты - татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, балаларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләр аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү, әдәплелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә күнектерү, диелә матбугат хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.