Икътисад

Кукмара районы Лельвиж җирлеге район җирлекләре арасындагы рейтингта алдынгы урынны били

Лельвижлылар быел үзара салым күләмен 800 сум күләмендә билгеләгән.
09.02 23:00

(Кукмара, 9 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы Лельвиж авыл җирлегендә 129 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 566 кеше гомер кичерә, kukmor-rt.ru сайты. 

Җирлек халкының күбесе Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя. 2017 елда хуҗалык лельвижлыларга барлыгы 23 миллион 715 мең сум хезмәт хакы түләгән, дип яза Бер кешегә бүлеп караганда, 22 мең сумнан артык туры килә икән. Шулай ук хуҗалык мал асраучыларга печән-салам, ашлык белән дә ярдәм итә. 

Җирлектә бер генә бәйрәм дә хуҗалык ярдәменнән башка үткәрелми. Өлкәннәр, инвалидлар көне мул чәй табыны артында концерт номерлары белән оештырыла.
Авылда яшәү, тормыш көтү өчен, билгеле, уңай шартлар булу кирәк. Республика да тормышка ашырылучы үзара салым җыю программасы күп кенә мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирде. Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов та әлеге программаның нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Алга китеп әйтим, быел лельвижлылар үзара салым күләмен 800 сум дип билгеләгәннәр.

–Үткән ел җирлектән 232200 сум акча җыйналды, ул дәүләттән 1 миллион 161 мең сум булып әйләнеп кайтты, - диде Рәис Хөсәенов.

Лельвижда да әлеге акчаларның күп өлеше юлларны ремонтлау өчен тотылган. Майская һәм Набережная урамнарына вак таш җәелгән. Майская һәм Советская урамнарына янгын гидрантлары урнаштырылган. Быел да әлеге эшләрне дәвам итеп, акчаларның күп өлешен юллар ремонтына тотарга планлаштыралар.

-850 метр юл салырга, тагын ике янгын гидранты алып кайтып куярга кирәк. Җәй көне су белән проблемалар булгалый, шуңа күрә башнясын ремонтлыйсыбыз бар, - диде җирлек башлыгы, хәл ителәсе мәсьәләләрне санап китеп. Әйе, күпме хезмәт һәм акчалар таләп итә бит әлеге эшләр. Җирле халык белән җитәкчелек бер-берсен аңлап эшләгәндә генә барысын җиңеп чыгарга була.

 


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.