Фән һәм мәгариф

Саба районының Лубян урман-техника көллияте “Ачык ишекләр көне” үткәрде

“Ачык ишекләр” көнендә катнашучылар урман хуҗалыгы цехларында урманчылык продукция һәм чималы җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар.
10.02 07:00

(Саба, 10 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Лубян урман-техника көллияте укытучылары һәм студентлары 2018-2019 уку елына абитуриентлар җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү максатында Саба районының Лесхоз мәдәният йортында югары сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрде, дип яза җирле басма.

Укучылар белән очрашуда Татарстан урман хуҗалыгы министры Әмир Бәдретдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан аграр университеты доценты Сергей Глушко һәм башкалар катнашты. Чара барышында укучылар көллияткә кабул итү кагыйдәләре, студентларның уку һәм яшәү шартлары турында күп мәгълүмат алдылар.

“Без сезнең белән очрашуга бик шат. Бирегә гаҗәеп, гадәти булмаган һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле урманчы һөнәре турында сөйләшергә җыйналдык. Билгеле булганча, кешегә яшәү уңайлылыгы өчен республикада урманнар барлык мәйданнарның 25 процентын биләргә тиеш. Әлегә бу күрсәткеч 17,5 процент кына. Димәк, урманнарыбыз күп түгел. Безгә әлеге байлыкны ишәйтү, яңа урманнар үстерү өчен табигатьне яраткан, перспективалы, энергияле яшь кадрлар кирәк. Хәзер вакытта күп кенә районнарда ирекле экологлар хәрәкәте – мәктәп урманчылыклары эшли. Алар төбәк, Россия күләмендә олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Сезнең арагызда да үзләрен шушы мактаулы эшкә багышларга теләүчеләр табылыр дип уйлыйбыз”,– дип сөйләде Әмир Бәдретдинов. Аның урманчы һөнәрен сайлавына беркайчан да үкенгәне булмаган.

Хезмәт юлы башланган, беренче сынауларын узган Лубян бистәсе район башлыгы Рәис Миңнехановка да бик якын. “Мин эшләгән елларда юллары начар, бару-кайту бик уңайсыз иде. Бүгенге көндә Лубянга Алабуга ягыннан асфальт түшәлгән юл бар. Республикада урманнарның мәйданнарын арттыруга зур игътибар бирелә, Алабуга агачлар эшкәртү заводында зур күләмле эш алып барыла. Кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә зур роль уйнаган Лубян техникумы саклап калынды, республика программалары нигезендә яңача җиһазланды һәм уңайлыклар елдан-ел яхшыра. Туксанынчы елларда белгечләр әзерләү буенча урманчылыкта гына түгел, күпчелек тармакларда проблемалар барлыкка килгән иде. Хәзерге вакытта яшьләрне хезмәткә өйрәтү юнәлешендә ворлд скиллсны алыйкмы, көллиятләрнеме, зур эшләр башкарыла. Президентыбыз тарафыннан урман хуҗалыгына игътибар һәрвакыт бар. Киләчәктә дә тармакка бу эшне чын мәгънәсендә яратучылар кирәк. Лесхоз мәктәбе укучыларының күбесенең әти-әниләре урманчылык белән бәйле. Әти-әни кайда эшли, бала игътибары күбрәк шунда була. Киләчәктә урманчылык белән шөгыльләнергә уйлыйсыз икән, Лубянда укый башлаганчы, аның нинди хезмәт икәнен белергә, эчтәлегенә керергә, ул эшне эшләп карарга кирәк. Саба урманчылыгын алсак, заманча технологияләр булдырырга, яңа төр продукция эшләп чыгарырга тырышабыз. Дендробакчасы республикада бердәнбер һәм ул туризм юнәлеше буенча да әһәмияткә ия. Булачак һөнәре белән кызыксынган яшьләрнең тәкъдимнәре безгә бик мөһим. Киләчәк сезнең кулда. Лаеклы алмаш булу өчен туган якны яратырга, әти-әниеңне хөрмәт итәргә һәм яраткан эшеңне табарга кирәк. Уңышлар сезгә,– диде Рәис Миңнеханов.

Быел районда 14 яше тулган балаларны җәйге каникулда үзләре сайларга теләгән һөнәр белән бәйле хезмәткә җәлеп итү турында да әйтелде.

Лубян көлллиятенең матди-техник базасы ныгый, яңа белгечлекләргә өйрәтү планлаштырыла. Уку йорты директоры Афанасий Данилов әйткәнчә, 97 еллык тарихында биредә 9,5 меңнән артык егет-кызга төпле белем биргәннәр. Исәннәр көлллиятләрен онытмый. Кайчандыр Лубянда укыган 94 яшьлек ветеранның юбилейга кайтырга җыенып Сахалиннан директорга шалтыратуы да шул хакта сөйли. Урманчы, бакча-прак, ландшафат төзелешендә, яшеллек зонасында эшләүче һөнәр ияләре әзерләүче уку йортының директоры сүзләрен куәтләп аның урынбасарлары да чыгыш ясады.


Аннары “Ачык ишекләр” көнендә катнашучылар урман хуҗалыгы цехларында урманчылык продукция һәм чималы җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Афанасий Данилов чараны оештырганнары өчен Саба урман хуҗалыгы директор Васил Гыйззәтуллинга рәхмәт әйтте. Әлеге очрашу укучыларда җылы тәэсир калдырган. “Ачык ишекләр” көне бездә зур кызыксыну уятты. Лубян техникумын бүгеннән барып күрәсе килде. Биредә белем алу теләге туды. Хыялымны чынга ашыру хәзер үземнән генә тора”,– диде Лесхоз урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Валерия Федорова.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады.

#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.