Мәдәният

Кызлар шагыйрь иткән әдипне искә алдылар

Моң иясе, дип кабул ителгән шагыйрь киң иҗаты белән хәтта каләмдәшләре өчен дә үрнәк булып яшәде, ди язучылар.
10.02 10:06

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Кичә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Юбилейга багышланган бәйрәм Фәнис Яруллинның шигырьләрен укудан башланып китте. Кичәнең тантаналы өлешендә Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәхнәгә күтәрелде. “Ф.Яруллинның иҗат юлы - батырлык, чыдамлык, зур ихтыяр көченә ия булган бөек үрнәк, - диде Эльвира Камалова. - Әдәбиятның төрле өлкәсендә җигелеп эшләгән әдип ул - Фәнис Яруллин. Үз әсәрләрендә безне рухи яктан нык булырга, әби-бабаларыбыздан килгән тәрбияне югалтмаска, намус, вөҗдан дигән бөек төшенчәләргә тугры калырга өндәде. Бүгенге көндә әдипнең ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылган. Аның иҗат мирасында төрле сәхнәләрдә куелган пьесалары да зур өлеш алып тора. Алга таба да ул милләт хәтерендә калыр”.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Тантаналы бәйрәм сәхнәсендә министр урынбасары, озак еллар Ф.Яруллинның илһамчысы булган хатыны Нурсөя ханым Яруллинага Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” дәүләт медален тапшырды. Нурсөя ханымны Сабырлык һәм Олы мәхәббәт үрнәге, дип атады.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгышында Яруллинның үзенчәлекле иҗаты һәм гыйбрәтле тормышы турында әйтеп узды. “Нурсөя ханым кебек хатын-кызларыбыз булганда милләт үлмәячәк, милләт яшәячәк”, - дип шагыйрьнең җәмәгатенә кызыл розалар бүләк итте.

Фәнис абый Яруллин үзе исән чагында, әңгәмәләр вакытында еш кына: “Мине кызлар шагыйрь итте,” - дияргә ярата иде. Сәхнәдә чыгыш ясаган Разил Вәлиев 15 яшендә үк инде, Яруллинның оптимистик рухта язылган әсәрләренә битараф булмавын һәм 200 чакырымны номерсыз “Иж” мотоциклында узып, шагыйрь белән беренче очрашуларын сөйләде. “Бер вакытта да сыкранмады, зарланмады Фәнис абый. Һәрвакыт кеше кайгысын кайгыртып яшәде. Безнең барыбызга да үрнәк булды,” - диде.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Шагыйрь кичәсен оештыруда зур көч куйган якташлары – баулылар да сәхнә тотты. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Баулы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Нурислам Хәбипов атаклы язучы һәм данлыклы гаилә белән горурлануларын белдерделәр.

Кичәнең сценарий авторы, язучы Индус Сирматов Ф.Яруллин иҗатын һәм тормыш юлын тулаем күзалларга мөмкинлек бирде. Әдипнең төрле елларда язылган әсәрләрен Г.Кариев исемендәге театр актерлары һәр тамашачының аңына һәм җанына җиткереп укыдылар. Сүз уңаеннан, Г.Кариев театры артистлары эстрада сәхнәсендә сирәк күренәләр. Кичәнең режиссеры - Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның Яшь тамашачылар театры артистларын җәлеп итүе хуплауга лаек. Илдар әфәнде танылган артист һәм педагог булудан тыш, тәҗрибәле һәм мөстәкыйль фикерле сәнгатькәр дә. Фәнис Яруллин кичәсен дә югары кимәлдә һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырган ул. Шагыйрьнең юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә сәхнәсенә куелган зур экраннан Ф.Яруллинның төрле елларда төшкән истәлекле фотолары, видео тасмаларда яңгыраган фикерләре тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Фәнис Яруллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны бүген сәхнә тотучы җырчылар бик теләп үз репертуарларына ала. Кичәдә шагыйрьнең дистәләгән, төрле темаларга язылган җырлары яңгырады. Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев, Рәсим Низамов, Илфат Камалиев, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова һ.б башкарган әсәрләрдә Фәнис аганың тынгысыз иҗаты чагылыш тапты. Танылган артист Равил Шәрәфиев сөйләгән юмор әсәрендә исә, әдипнең җор теле, юмор хисенең саф булуы дәлилләнде. Баулының “Чишмә” ансамбле дә кайнар алкышларга күмелде. Кичәне Артем Пискунов белән Резидә Сәләхова бер сулышта алып бардылар.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

"Фәнис Яруллин кызлар яратты, кызлар да аны үз итә иде. Мин Нурсөя апаның бер туган сеңлесенең кызы, - ди Сәвия Хәкимова. - Фәнис Яруллин исән чагында аның яныннан кеше өзелмәде. Бигрәктә кызларны яратты, кызлар да аны якын күрделәр. Фәнис абый тормышны, кешеләрне яратты. Янына ярдәм сорап килүчеләр дә аз булмады. Материал яктан ярдәм итә алмаса да, рухи яктан ул аларга терәк булды. Кызларга бигрәк тә игътибарлы иде. Үз киңәшләрен биргәч, кызларның да проблемалары уңай хәл ителә иде. Шәхсән мин үзем 1995 елда Фәнис абыйлар гаиләсенә 10 сыйныфны тәмамлап килдем. 19 яшемдә әнине югалттым, 21 тулгач әтисез дә калдым. Шул вакытта алар минем әти-белән әни урынына калган кешеләр. Укыттылар, кеше иттеләр”.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Татарның Островские буларак та дан алган Фәнис Яруллин үз каләме белән милләткә хезмәт итте. Аның рухи саулыгы сагында торды. Моң иясе, дип кабул ителгән шагыйрь киң иҗаты белән хәтта каләмдәшләре өчен дә үрнәк булып яшәде.

Искә алу кичәсен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты онлайн тәртибендә күрсәтте.

Белешмә. Шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында вафат булган.

Фәнис Яруллин Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1957 елны армиядә спорт күнегүләре ясаганда, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – “Мин тормышны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

1964–2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдәге проза һәм шигырь китабы басыла. Шулардан “Аерылмас дустым” һәм “Сулыш” шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләнде

Рүзәл Йосыпов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алтын медален дәүләт бүләкләренән артык күрүен әйтте.

Соңгы елларда хаҗга яшьләр күбрәк бара башлаган

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.