Мәдәният

Ф.Яруллин һәр әсәрен йөрәге аша уздырып язды, дип искә алалар

Нурсөя апа кебек ханымнар меңгә бер туа, - ди “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова.
10.02 12:49

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа кебек кешеләр турында телевидениедә тапшырулар эшләргә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Әкият курчак театрының директоры Роза Яппарова хәбәр итте.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

“Фәнис Яруллин - ул рус әдәбиятындагы Павел Корчагин кебек, дигән доклад язганымны хәтерлим, - ди Роза Яппарова. – “Җилкәнемне җилләр еккач”, - дип атала иде ул чыгышым. Фәнис абый - миңа якын кеше. Кызылъяр авылыда минем бабам председатель булып эшләгән. Туганнарым ул авылны бик яхшы белә. Фәнис Яруллин - зур шәхес. Нәрсә язса да, йөрәктән уздырып язды. Йөрәктән язган гына йөрәккә барып җитә. Мин аның әсәрләрен мәктәп яшеннән үк яратып укый идем. Фәнис абый белән бер йортта тора идек. Тормыш якташларны гел шулай очраштырып тора. Нурсөя апа алдында баш иям.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Андый хатын-кызлар меңгә бер туа торгандыр. Гомерен ул тулаем Фәнис Яруллинга багышлады. Ә андый кешеләр тормышта бик кирәк. Андыйлардан без үрнәк алырга тиеш. Үсеп килүче буынга нәкъ менә шундый шәхесләр өлге булып тора. Телевидениедә андый кешеләр турында тапшырулар эшләргә кирәк. Фәнис Яруллинның 80 еллыгын шулай зурлап үткәрүчеләргә рәхмәт! Яшерен-батырын түгел, хәзерге вакытта талантлы кешеләргә дә игътибар җитми. Бәйрәмгә Фәнис абыйны хөрмәт иткән, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Киләчәктә дә якташлары да, татар халкы да шагыйрьне онытмас, дип уйлым”.

Вечер памяти, посвященный 80-летию со дня рождения Фаниса Яруллина

Исегезгә төшереп узабыз: 9 февральдә Г.Тукай исемендәге филармониянең концерт залында Ф.Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә Нурсөя Яруллинага Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады, Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады.

#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.

2018 елда Татарстанда 32 ветеран яңа торак алачак

Торак шартларын яхшырту буенча республика программасына 42,67 сум бүленгән.

Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк

Төнлә урыны белән 30 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк

Бу хакта төрки яшьләр фестивалендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов әйтте.