Татар дөньясы

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне искә алачак

Төньяк башкаладагы Һәйкәлгә "Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә", дип язылган.
11.02 11:24

(Санкт-Петербург, 11 февраль, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне искә алу көненә әзерләнә. 15 февральдә герой-шагыйрь һәйкәле янында узачак мәдәни чара барышында Муса Җәлил әсәрләре яңгыраячак, һәйкәлгә чәчәкләр салыначак.

Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан. Шагыйрьнең сынын скульптор Әхнәф Зыякаев иҗат иткән. Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

Төньяк башкалада Муса Җәлил һәйкәле урнаштырылу очраклы хәл түгел. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политҗитәкче һәм “Отвага” газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтында көрәшә. 1942 елда яраланып тоткынлыкка эләгә. Әмма тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә  Муса Җәлилне башка көрәштәшләре белән бергә гильотинада үлем җәзасына хөкем итәләр.

Һәйкәлгә "Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә", дип язылган һәм шигырь юллары урын алган:

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрек тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз -
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.

"Татар-информ" Краснодар өлкәсендә Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр, дип хәбәр иткән иде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.