Спорт

Теләчедә “Россия чаңгы юллары” район халкын үзенә җыйды

Ярышта муниципаль район башлыгы, җитәкчеләр, мәктәп укучылары актив катнашты.
11.02 03:00

(Теләче, 11 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Россия чаңгы юллары” илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырылса, Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган. Теләче районында әлеге ярыш елдан–ел матурырак уза, катнашучылар саны арта. Быел әлеге спорт бәйрәме районның чаңгы базасында, Сабантуй бәйрәме уза торган мәйдан янында узды. Бу көнне 1080 теләчеле чаңгыга басты дип хәбәр ителә район газетасында.

Бәйгене мәктәп укучылары башлап җибәрде, иң элек стартка 7- 8 сыйныфта укучы кызлар басты. Алар 1500 чакырым узып, санаулы минутларда стартка килеп тә җитте. Аларны 7- 8 сыйныф егетләре алыштырды. Егетләр арасында бәйге киеренке барды. Беренче киткән егетләрнең артларыннан ук, калган укучылар да финишка килеп җитте. Ә, 9 -11 сыйныфта укучы кызлар, егетләрга 3 чакырым узарга туры килде. Укучыларның барысы да үзләренә тиешле дистанцияне уңышлы узды. Гадәттәгечә, укытучылары һәр балага уңышлар теләп старттан озатты, каршы алды. Менә шулай янып- көеп йөргән укытучыларга карап, бу юлы да сокланып кайттым.

Район башлыгы Илдус Зарипов “Россия чаңгы юллары” бәйгесендә катнашырга килгән райондашларыбызга уңышлар теләде. “Барлык уңайлыклары булган чаңгы базасы эшләп килә. Монда килеп чаңгы шуыгыз, нигәдер кичләрен чаңгыда йөрүчеләрне азрак күрәм. Кыш фасылында рәхәтләнеп йөреп калыгыз”,- диде ул үз чыгышнда. Соңыннан, ул бәйгедә җиңү яулаган мәктәп укучыларын тәбрикләде. Аларга Мактау грамоталары, медальләр тапшырды.

Чаңгыга Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе дә басты. Шулай ук бу көнне ярыштан районның күп кенә оешма җитәкчеләре дә читтә калмады. Бәйгедә имгәнүчеләр булмады, монысы аеруча мөһим. “Россия чаңгы юллары” дип исемләнгән ярышта район халкы актив катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, чаңгыга баскан һәр кеше җиңүче. Бүгенге ярыш күпләргә яхшы кәеф бүләк итте диелә район басмасында.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.