Спорт

Зәйдә “Россия чаңгы юллары-2018” акциясендә 5 меңнән артык кеше катнашты

Ярышларда катнашучылар коймак белән чәй эчеп, кыр кухнясында әзерләнгән боткадан авыз итте.
11.02 07:00

(Зәй,  11 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Кичә “Россия чаңгы юллары-2018” акциясендә 5800 кеше катнашты. Әлеге чара һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Зәйдә ул Яңа шәһәр урманындагы чаңгы трассасында үтте, дип яза район газетасы.

Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбарасы Александр Чапков катнаштылар.

Чаңгы юлларында беренче старт бакча яшендәге балаларга бирелде. Аларны төрле яшьтәге мәктәп укучылары, яшьләр, оешма-предприятиеләр коллективлары, өлкән яшьтәгеләр алыштырды.

Биредә үк концерт программасы, “Май чабу” бәйрәме, “Күңелле стартлар” ярышы да оештырылды. Кыскасы, кояш нурларын мул сипкән бу көндә Зәйдә чын спорт бәйрәме гөрләде. Ярышларда катнашучылар коймак белән чәй эчеп, кыр кухнясында әзерләнгән боткадан авыз итте. Ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз территорияләрендәге чаңгы юлларына чыкты.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.