Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә янгын чыккан йорттан 26 кешене коткарганнар

Янгынны сүндергәндә, идәндә ятучы 58 яшьлек хуҗабикәгә тап булганнар.
11.02 09:34

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 26 кешене коткарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тельман урамындагы биш катлы 28а йорттагы фатирларның берсендә төтен чыгу турындагы хәбәр Әлмәт районының 112 экстрен хезмәте номерына кичә иртән алынган. Урынга 65нче янгын-сүндерү часте һәм 15нче янгын-коткару отряды чыккан. Күршеләре сүзе буенча, фатирда кеше калырга мөмкин булган. Тышкы ишек ачык, фатир төтен белән тулган.

Янгынны сүндергәндә, идәндә ятучы 58 яшьлек хуҗабикәгә тап булганнар. Аны саф һавага чыгарып, медикларга тапшырганнар. Коткаручыларның икенче бүлеге фатирлар буйлап йөреп, йорттагы 25 кешене эвакуацияләгән.

Нәтиҗәдә, хуҗа хатынның тын юллары һәм куллары пешкән, ул хастаханәгә озатылган. Фатирның зал өлеше ике квадрат метр мәйданда янган.

Ачыкланганча, янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын дөрес урнаштырмау һәм дөрес кулланмау.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.