Татар дөньясы

Төмән ягында татар фермерлары йорт куяннары, савым кәҗәләре үрчетә

"Җәен бер кәҗә өчәр литр сөт бирә. Бер литрын шәһәрдә 150 сумнан сатабыз", - дип сөйләгән фермер.
11.02 16:17

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Тубыл районының Маслау авылында яшәүче Маметовлар гаиләсе шәхси эшмәкәрлек белән 1994 елдан бирле шөгыльләнә. Алар үз-үзеңне тәэмин итү программасы буенча бирелгән субсидиягә йорт куяннарын, савым кәҗәләр үрчетү буенча мини-ферма булдырган, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.

Гаилә беренче елларда бәрәңге күп утырта, сыер, бозау үрчетә. Субсидия алгач, 2010 елдан сыерларны, бозауларны бетереп, куяннар һәм кәҗәләр юнәлешенә бөтен көчләрен салып  эшли башлыйлар.

Фәүзия Маметова ”Мин авыл сельпосында сатучы булып эшләгән идем. Сельпо ябылды, совхозлар таркатылды. Без, иптәшем белән икебез дә эшсез калгач, үз хуҗалыгыбызны киңәйтү турында уртак фикергә килдек. Бүтән перспективалы эш булмады. Тормыш иптәшем Ибәтулла машина йөртә белә, фермада да тырышып бөтен эшне башкара. Бар эшкә кулы оста кеше. Йорт куяннарын тотучылар белән күп аралаша, бу темага күп укый. Безнең фермада ул зоотехник та, ветеринар да”, - дип сөйләгән.

Маметовлар шәхси хезмәткәрләр салымын вакытында түләргә кирәклеге, йорт хайваннарына комбиазык, печән сатып алулары, үрчетү өчен башка чыгымнар да күп булуы турында әйткән.

”Йорт куяннарын Төмән, Тубыл районнарыннан алып килдек. Үрчетү өчен яңа нәселле йорт куяннарын да эзлибез. Өй куяннарын махсус төзелгән ояларда тотабыз. Ите диетик, туклыклы, җиңел үзләштерелә. Йорт куяннарын үтәли җилдән саклап, чиста, каралган, пөхтә урыннарда асрыйбыз. Тубыл шәһәренә ярминкәләргә чыгабыз. Терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырырга тырышабыз,” - дип сөйләгән хуҗа кеше Ибәтулла Маметов.

Нәселле “Заанинский” кәҗәләре хуҗаларын ерактан таныйлар. Алар чиста һава, иркенлек яраталар. ”Файдалы кәҗә сөтен сораучылар күп. Сөтне ашказаны авыртканда, күз начар күрсә, анемия булганда эчәләр. Җәен бер кәҗә өчәр литр сөт бирә. Бер литрын шәһәрдә 150 сумнан сатабыз. Җәен кәҗәләр яшел үлән ашаса, кыш бөтен ризыкны алар өчен сатып алабыз, чыгымнар күп. Нәсел үрчетү өчен кечкенә кәҗәне җиде меңгә сатып алдык. Хайваннарның яшәү урыннарын киңәйтер өчен хәзер яңа бина төзергә кирәк. Мал асрау шартларын яхшыртып, аларны карап, вакытында ашатып торсаң гына кәҗәнең сөте югары сыйфатлы була. Йорт куяннарын үрчетеп, яхшыдан яхшыларын калдырып торырга тырышабыз. Йорт куяннары люцерна, кишер, кәбестә дә яраталар. Итле йорт куяннарыбызның, нәселле кәҗәләребезнең саны күп булса, эшкә кызыксыну да арта. Шәһәр халкын экологик чиста ит белән тәэмин итәбез. Бер генә дә ярминкәдә катнашмыйча калганыбыз юк”, - дип сөйләгән хуҗабикә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рәмис Аймәтнең ноталы җыр китабы басылып чыкты

Басмага шагыйрьнең йөздән артык җыры кергән.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Агач археологиясе музеен карады

Минтимер Шәймиев Археология институты хезмәткәрләрен Россия археологларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты

Мөфти вәгазь сөйләде һәм булачак хаҗилар сорауларына җавап бирде.