Мәдәният

Татарстан балаларын "Алмаз кырлары" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар

Балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, “ишарәләп җырлау” (чукрак һәм начар ишетүче балалар өчен) номинацияләрендә катнаша ала.
11.02 12:53

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). “Россия балалары” Хәйрия фонды “Алмаз кырлары” Бөтенроссия фестиваль-конкурсын үткәрү турында хәбәр итә. Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай ук “ишарәләп җырлау” (чукрак һәм начар ишетүче балалар өчен) номинацияләрендә катнаша ала. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу бәйге 1999 елдан бирле үткәрелә.  Әлеге дәвердә анда 50000нән артык бала катнашкан, аларның иң кечкенәсенә яшь ярым. Ел саен конкурсны оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән берничә мең гариза кабул итә. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче балалар үзләренең иң яхшы эшләрен, вокал һәм бию номерларын тәкъдим итә. Һәр эш профессиональ жюри тарафыннан бәяләнә. Конкурсның 60тан артык катнашучысы лауреат һәм дипломант исемен ала. Фестивальнең гала-концертлары һәм сәнгать күргәзмәләре ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.

Гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә, алар почта аша 10 апрельгә кадәр җибәрелергә тиеш. Эшләр 620014, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәре, 8 Март урамы, 37, оф. 406. Благотворительный фонд «Дети России» адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (343) 278-73-50, 278-73-51 e-mail: deti99ag@mail.ru. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татар радиосы” җитәкчеләре акча түләп җырдан хит ясап буламы икәнен әйтте

"Татар радиосы" үз хитларыннан торган традицион концерт оештыра.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады

Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Казан–Чаллы юлы турында: Кама аша күпер кебек хыял иде

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның юл төзелеше буенча планнары зур һәм алар тормышка ашырылачак, дип ышандырды.

Татарстан юлларында куркыныч участоклар саны кимегән

Казан-Чаллы юлын төзекләндерү дә һәлакәтләр санын киметте, диде Рөстәм Миңнеханов.

Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров фонограммага җырлаучының чын йөзен ачарга өйрәтте

"Татар радиосы" хитлары" концертында утыздан артык татар эстрада җырчысы тере тавышка җырлаячак.