Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Арча районында утыздан артык бала агуланган

Мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган.
11.02 13:48

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның Арча районындагы бер мәктәптә күпләп балалар агулануы ачыкланган. Бу хактагы хәбәр “Татар-информ”га шаһитлар сүзеннән билгеле булды.

Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән.
Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. Зыян күргән балаларның барысы да хастаханәгә китерелгән. Биредә төрле яшьтәге балалар бар.

Татарстанның Арча районындагы мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Агентлыкка 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүен хәбәр иттеләр. Беренчел диагноз –  эчәклек инфекциясе.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Әлеге очракны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контрольә тота.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

М.Шәймиев пенсия реформасының котылгысыз булуын әйтте, Р.Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады, Оренбургта "Мулла" фильмын күрсәтәләр.

Оренбургта "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

Кинотасма "Восток&Запад" кинофестивалендә тәкъдим ителә.

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшевне искә алдылар

“Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме быел ундүртенче тапкыр үткәрелә.