Мәдәният

“Урал-батыр”ны сәхнәләштерү өчен 9 миллион сум грант биргәннәр

“Урал-батыр” - башкорт халкының төп эпосы, иң әһәмиятле әдәби истәлекләрнең берсе.
11.02 14:49

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 2018 елда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә янәдән башкорт халкының төп эпосы “Урал-батыр” куелачак.  Проект өчен республика башлыгы 9 миллионлык грант биргән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.

Театрның Әдәби бүлеге хәбәр итүенчә, спектакль республиканың 100 еллыгына һәм театрның гасырлык юбилеена багышлана. Эпосны Саха (Якутия) Республикасының танылган режиссеры һәм Россиянең халык артисты Андрей Борисов куя. Ул 24 ел дәвамында Саха (Якутия) Республикасының мәдәният министрлыгын җитәкләп килгән шәхес буларак та билгеле. Рәссамы - Альберт Нестеров, композитор - Урал Иделбаев.

“Урал-батырның” репетицияләре һәм спектакльне кую 2018 елның икенче яртыеллыгында планлаштырыла. 

“Урал-батыр” эпосы Башкортстан өчен иң әһәмиятле әдәби истәлекләрнең берсе булып тора. Риваять 1910 елда драматург һәм фольклорчы Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан халык иҗатчылары сүзләренә таянып язылган. Тамырлары белән ерак тарихка барып тоташса да, мәгънәсе белән ул бүген дә актуаль санала.

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры тарихында “Урал-батыр” эпосына бу инде икенче тапкыр мөрәҗәгать итү. Беренче тапкыр ул 2006 елда режиссер Рөстәм Хәкимов тарафыннан куелган булган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар, республикада кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга.

Р.Миңнеханов Чүпрәледә җир белән эшләүгә аерым игътибар бирелүен әйтте

Чүпрәледә гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган.

Татарстан Президенты Буа районында урып-җыю барышы белән танышты

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы суктырылган.

Нәҗибә Ихсановага Азнакайдан якташлары авыл күчтәнәчләре алып килде

Бүген Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән күрешергә дип, Азнакайдан бер төркем якташлары Казанга килде.

Римма Ратникова фотограф Рамил Галине Татарстан фотожурналистикасының исеме дип атады

Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.