Авыл

Татарстан авылларында урамнарны яктырту 225 миллион сумга төште

Энергия саклаучы яктырткычлар озаграк эшли, электрны да экономияли.
12.02 08:00

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авылларында урам яктырткычларын төзекләндерү программасына 2017 елда 225 миллион сум акча бүленде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Әлеге программа 2014 елдан тормышка ашырыла. Шушы узган вакыт эчендә 46 191 яктырткыч яңартылган, 1 726 щит урнаштырылган, 1 289 чакрым электр үткәргеч сузылган. Бу эшләргә барлыгы 900 миллион сум акча киткән.

2017 елда программа 225 миллион сум күләмендә финансланды. Ел дәвамында урамнарда 10,8 мең яктырткыч яңартылды, 289 щит урнаштырылды, 323 чакрым электр үткәргеч сузылды.

2018 елда программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә сакланачак, дип белдерделәр министрлыкта.

Яңартылган яктырткычлар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ" VI Республика ифтарын онлайн күрсәтә

Трансляция бүген 18 сәгатьтә башлана.

Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Президенты мөрәҗәгате

Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам, диелә котлауда.

Эшмәкәрләр веломарафоны Тукай эзләре буйлап үтәчәк

Унынчы тапкыр үткәрелә торган веломарафонның озынлыгы 150 км.

Футбол буенча дөнья чемпионатына Роспотребнадзор кайнар линия ачты

Федераль хезмәт белгечләре кулланучылар хокукын яклау, санитария күзәтчелеге буенча консультацияләр бирә.

Алексей Песошин эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне билгеләп үтелә.