Мәдәният, Татар дөньясы

Казанда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен бер генә көн күрсәтәчәкләр

Кадерле экспонатны киң җәмәгатьчелеккә тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәт чыгарачак.
12.02 10:30

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 февральдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел була. Әлеге уңайдан Татарстан Милли музеенда “Төп нөсхә көне” үткәрелә һәм “Моабит дәфтәрләре”н бер генә көн күрсәтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълъмат агентлыгына Милли музейның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.

12 февральдә Милли музейда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен фондтан чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә тәгъдим итәләр.

Музейның иң кадерле экспонатлары булып торган әлеге әсәрләрне шагыйрь, үлем җәзасы алдыннан Берлинның Моабит төрмәсендә яза. Аларның сакланып калуы һәм безнең илгә кайту тарихы гаҗәеп могҗиза.

15 февральдә башкала һәм республика халкы “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен бары тик бер генә көн күрә алачак. Әлеге чарада танылган шәхесләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашачак.

“Моабит дәфтәрләрен” чыгару ел саен Татарстанның күренекле шәхесләренә бирелә. 2018 елны Муса Җәлилинең дәфтәрләрен Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, XII Халыкара төрки шигърият фестивале һәм Республиканың Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәткә бирелә.

Көн дәвамында “Батыр үлә, үлмәс ат алып” күргәзмәсе эшләячәк, М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган “Җәлил исемен мәңгеләштерү” презентациясе үткәреләчәк. Шулай ук музей кунаклары шагыйрьнең төрле елларда чыгарылган басмалары белән дә таныша алачаклар.

"Татар-информ" Моцартның татарчага Җәлил тәрҗемә иткән әсәренең дөньяда бердәнбер нөсхәсе Казанда саклана, дип хәбәр иткән иде.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белән берлектә оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесендә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре биреләчәк, дип хәбәр итте проектны оештыручылар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган

2017 ел - бер яктан, үзебезнең уңышлар, икенче яктан, республикада академик фәнгә мөнәсәбәтнең уңай булуы, ди институт директоры.

22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде, туган тел мәсьәләсе көн үзгендә, Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Мәсьәлә" шигырен укый.

"Татар-информ" журналисты россиякүләм бәйгедә лауреат исеменә лаек булды

Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.

Мөселман психологлары ассоциациясе: Эшебездә иң мөһиме - психологик ярдәм күрсәтү

“Психологик ярдәм үзәге” ачу теләген дәүләт акчасына һәм грантлар отып чынга ашырырга өметләнәбез, – диде төбәкара вәкиллек җитәкчесе Ольга Павлова.