Җәмгыять

2017 елда ялган “больничный” кәгазе бирүнең 39 очрагы ачыкланган

“Яңа төр электрон белешмә тутыруда мондый җитешсезлекләр булмас”, - ди социаль иминиятләштерү фонды вәкиле.
12.02 14:42

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне ялган рәвештә алуның 39 очрагы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала табу очракларын иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова хәбәр итте.

“2017 елда 39 ялган “больничный” кәгазе бирү очрагы ачыкланды. Алар хокук саклау органнарына тапшырылып, җинаять эшләре кузгатылды. Хезмәткә вакытлыча яраксызлыкның электрон белешмәсен тутыруда мондый җитешсезлекләр булмас. Бүгенге көнгә бирелгән 3500 электрон “больничный” белешмәсе арасында ялганнары очрамады, – диде Аида Волкова.

Выдача электронного больничного листа

Социаль иминиятләштерү фондының  бүлек башлыгы яңа төр “больничный” ялган документлар ясарга юл куймас, дип ышандыра.

“Электрон “больничный” пациентның хастаханәгә үзе килеп мөрәҗәгать итүе, табиб тикшерүе һәм экспертиза ясалганнан соң  гына ачыла. Сәламәтләнгәч тә, “больничный”ны табиб пациентның хәлен тикшергәннән соң гына яба ала. Яңа төр документ алганда, пациентка имза куярга кирәкми, бары тик персональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалык кына бирәсе”, – ди Аида Волкова.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 июленнән Россиядә “больничный” белешмәсен электрон формада бирә башладылар. Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе эшкә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә. Нигездә, болар - шәхси медицина оешмалары. Дәүләт медицина учреждениеләре яңа форма белән эшләүгә 1 апрельдән керешәчәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.