Җәмгыять

Чирмешән районының Әмир авылында яңа өй салучыларга эшмәкәр якташлары да булышачак

Бу авылда яңа йорт салырга теләүчеләргә Себердә яшәүче якташларыбыз-эшкуарлар, бертуган Әгъләмовлар матди ярдәм күрсәтәчәкләр.
13.02 04:00

(Чирмешән, 13 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылындаяңа йорт салырга теләүчеләргә Себердә яшәүче якташлары-эшкуарлар, бертуган Әгъләмовлар матди ярдәм күрсәтәчәкләр, дип яза җирле басма.

Бу турыда авылда узган халык җыенында Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов игълан итте. Дөрес, бу ярдәмнең шартлары да бар, йорт салучылар авылда яшәү урыны буенча теркәлергә һәм шунда яшәргә дә тиешләр.

Бүген Әмирдә инде дүрт яңа йорт түбә астында тора, өй салырга теләүчеләр тагын бар, шулай итеп якташларының мондый ярдәме бик тә урынлы булыр.

Әмир авылында 152 йортта 321 кеше гомер кичерә. Узган елны ике бала туган, өч кеше бакыйлыкка күчкән. Авылның башлангыч мәктәбендә тугыз укучы белем ала, балалар бакчасында 21 бала (сигез бала вакытлыча Лашманнан китерелә) тәрбияләнә.

Гомумән алганда, соңгы вакытта авылның “йөзе” нык үзгәрде, әле кайчан гына республика программалары кысаларында төзелгән, мәктәпне, балалар бакчасын һәм фельдшер-акушерлык пунктын сыендырган күп функцияле үзәк эшли башлады, авыл мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде.

Үзсалым акчасы да авыл халкы ихтыяҗларына тотылган һәм тотылачак та: алар яктырткычларны яңартырга, авыл урамнарын кардан чистартырга, каты көнкүреш калдыклары чүплеген тәртипкә китерергә, су башнялары территорияләрен төзекләндерергә бик ярап тора.

Сүз уңаеннан, узган елны Лашман авыл җирлегендә 190 мең 600 сум акча җыелган, шуңа республикадан 760 мең сум акча өстәлгән. Үзсалым акчасын Әмирдән нибары бер генә кеше түләмәгән.

Авылда 65 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 20се - сыер. Авыл җирлеге башлыгы быел Әмирдә дә электр көтүче “яллау” мәсьәләсен күтәрде, авыл халкы аны хуплады.

Җыенда Байкал урамында берничә иске электр баганаларын алмаштыру, юлларны ремонтлау, буада капиталь ремонт үткәрү, мәдәният йортына музыкаль җиһазлар алу, пай җирләре өчен түләү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Агымдагы елны аларның барысы да хәл ителергә тиеш. Әйтик, Әмир һәм Лашман җирләрендә эшләгән “Агропродукт” җәмгыяте якындагы ике ай эчендә пай өчен түләргә вәгъдә иткән. Нефтьчеләргә юл ремонты буенча язылган хатка да уңай җавап булган. Буаның проект-смета документлары әзер, быел ук бәлки эш башланыр да.

-Мәдәният йортына музыкаль җиһазлар алуда ярдәм итәчәкбез, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Сезнең авыл халкы бердәм, дус. Монда уңган, булдыклы кешеләр күп. Гомумән, проблемаларны хәл итәргә булышырбыз.

Шул ук көнне Лашманда да халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Фәттахов узган елда җирлектә башкарылган эшләр турында тәфсилләп сөйләде, проблемаларга да тукталды. Авыл халкы да актив булды, районнан килгән җитәкчеләргә сораулар күп иде. Лашманлылар почта бинасының авылның бер читендә калуы, аны авылның үзәгенә күчерү мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрделәр, буш йортлар, чәчелми торган бакчалар да авыл халкында борчу уята. Монда да пай җирләре өчен әле һаман исәп-хисап ясамаганнар. Мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләсе исә киләсе елда хәл ителергә тиеш, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.