Җәмгыять

Әлмәттә «Ел казанышы-2017» бәйгесе узды

13 номинациядә алдынгыларны 37 жюри әгъзәсы сайлап алды.
13.02 07:00

(Әлмәт, 13 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Республика студентларының «Ел казанышы» бәйгесе икенче тапкыр гына узса да, аның көче һәм даны чит төбәкләргә дә таралды, дип яза җирле басма .

Быел бәйгенең финалы республиканың 80 уку йортын үз эченә алып, Әлмәт җирлегендә узды. Быелгы конкурска барлыгы 350 гариза кергән. Сайлап алу турына 129 студент чыккан, финалда исә 50 кеше көч сынашты. 13 номинациядә алдынгыларны 37 жюри әгъзәсы сайлап алды.

Быелгы «Ел казанышы - 2017» бәйгесенең финал этабы Әлмәт төбәгендә узуына без иң элек Әлмәт политехник техникумы студенты Айсан Хәбибуллинга рәхмәтле булырга тиешбез. Узган ел тәүге тапкыр узган бәйгедә ул Гран-при яулый. Һәм менә шулай итеп Әлмәт үзендә быелгы чараны кабул итү хокукына ия була.

Әлеге чараның оештыручылары: «Студентлар лигасы» иҗтимагый яшьләр оешмасы, профессиональ мәгариф оешмаларының тәрбия эшләре буенча Советы, мәгариф һәм фән министрлыгы.

Әлмәт студентлары барлыгы дүрт номинациядә җиңүгә иреште: «Остакуллар шәһәрчеге» проекты (Әлмәт политехник техникумы), «Студентлар иҗат төркеме» номанациясендә махсус призны Әлмәт политехник техникумы каршында оешкан «Мириданс» бию төркеменә бирделәр, «Ел интеллекты» номинациясендә дә беренче урынга Әлмәт студенты чыкты.

Инсаф Низамиев, АПТ, 3курс:
–Узган ел да «Ел студенты» бәйгесендә үземне сынап карадым. Әмма финалга кадәр барып җитә алмадым. Шунда мин үземә барыбер җиңүгә ирешәчәкмен дидем. Һәм менә быел «Ел интеллекты» номинациясендә беренчелекне яуладым.

Шулай ук, «Студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә Әлмәт политехник техникумының «АПТ-Life» иҗат төркеме махсус бүләк белән бүләкләнде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.