Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Новосибирскиның тарихи мәчетендә булды

Әлеге мәчет 1916 елда төзелгән, 1927 елның 15 июнендә бу бинада Себер мөселманнарының съезды узган.
13.02 09:14

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирскиның тарихи мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бу очрашуда мөчетнең имамы Рафаил хәзрәт Сөләйманов, Новосибирск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Әмир Гәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Мәчет 1916 елда төзелгән. 1927 елның 15 июнендә бу бинада Себер мөселманнарының съезды уза. 1937–38 елларда мәчет бинасы ябыла. Янгын сүндерүчеләр клубына әйләнә. Бар мөлкәте талана, ватыла, җимерелә. Соңыннан бу бинада төрле оешмалар эшли. 1992 елның декабрендә мәчет кабат мөселманнарга кайтарыла. Бүгенге көндә мәчеттә реконструрция бара. Мәчет бинасы дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи бина булып санала.

Искәртеп узабыз, Татарстан делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән Новосибирскида. Иртән ул шәһөр мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашты. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.