Сәясәт

Быел Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 февральдә узачак

Бу көнне депутатлар 36 мәсьәлә, шул исәптән 15 закон проектын караячак.
13.02 13:04

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының 2018 елдагы беренче утырышы 20 февральдә узачак. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән президиум утырышында республика парламенты утырышы үтәчәк көнне билгеләделәр.

Республика Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, бу көнне депутатлар 36 мәсьәлә, шул исәптән 15 закон проектын караячак.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 35нче утырышы кысаларында өченче укылышта «Казылма байлыклар турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», беренче укылышта «Татарстан Республикасы бюджетына федераль казнадан бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау хакында»гы Татарстан Республикасы закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Республикасында җирле үзидарә турындагы, Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнары хакындагы законнарга, республиканың Бюджет һәм Гаилә кодексларына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Утырышта депутатлар Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының хисабын, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «Татарстан Республикасында кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау турында»гы докладын, бизнес-омбудсменның 2017 елда башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре хакындагы докладын, Татарстан Дәүләт Советының Закон чыгару һәм хокук куллану практикасы комиссиясенең 2017 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңлаячак. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Мирас" фестивале Яруллиннар династиясен искә ала

Фестивальнең икенче концертында Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар әсәрләре яңгырый.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән

Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.