Татар дөньясы

Новосибирск өлкәсе җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм итәргә әзер - Шәйхразиев

Новосибирск татарларының өч төп тәкъдиме бар.
13.02 12:51

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Новосибирск өлкәсенә эшлекле сәфәре барышында Новосибирск өлкәсенең татар автономиясе вәкилләренең гозерләрен тыңлап, аларны өлкә җитәкчелегенә җиткергән. "Җитәкчеләр татарларны борчыган мәсьәләләрне аңлады, ярдәм итәргә әзер", - диде "Татар-информ"га Шәйхразиев.

Милли Шура рәисенең эшлекле сәфәре ике өлештән торды - башта ул җирле татар автономиясе вәкилләре белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлады һәм проблемаларын барлады, соңыннан өлкә җитәкчелеге һәм Новосибирск шәһәре мэры урынбасары белән очрашып, татарларның мәнфәгатьләрен яклау хакында сөйләште.

"Автономия вәкилләре белән очрашу сәгать ярым барды, очрашуга килгән активистлар арасында өч фәннәр докторы, ике фәннәр кандидаты, журналистлар, имам-хатыйблар бар иде, алар белән мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек, оешма эшчәнлеге белән таныштык", - диде Шәйхразиев. Новосибирск татарларының Милли Шура рәисенә өч төп гозерләрен җиткергәннәр.

Беренчесе - яңа офис булдыру. "Хәзерге офислары 15 ел элек алынган, ул биш катлы йортның подвалында урнашкан. Йортта даими аварияләр булып тора, шуңа подвалга пычрак су ага. Мондый шартларда ныклап эшләп булмый. Өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенә бу мәсьәләне кузгаттык", - диде Васил Шәйхразиев.

Икенче мәсьәлә - Новосибирск шәһәренең нигезе булган Чад татарлары шәһәрчеген торгызу, шуңа бәйле рәвештә Чад татарларының музеен булдыру, Чад татарларының Йорт-Ора авылын торгызу. "Бүгенге көндә Россия күләмендә парклар, скверлар ясала, тарихи урыннар торгызыла, шул уңайдан Чад биләмәләрен торгызу да мөмкин булыр иде, дип саный татарлар", - диде татарлар лидеры.

Өченче тәкъдим - Новосибирск өлкәсендәге татар авылларын этнотуризм үзәкләре итү.

Бу гозерләр Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников һәм Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаровка әйтелде. Өлкә җитәкчелеге, министрлар ягыннан, губернатор урынбасарлары ягыннан да татарларның мәнфәгатьләрен аңлау бар, биредә татарларга мөлаем караш, ярдәм итү бар. Элек тә аңлашып эшләгәннәр, алга таба да бер-берсен аңлап эшләячәкләренә ышандырдылар, диде Васил Шәйхразиев.

Белешмә: Бүгенге көндә Себер федераль округында барлыгы 204 321 татар яши. Шуларның 24 158е Новосибирск өлкәсендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган

2017 ел - бер яктан, үзебезнең уңышлар, икенче яктан, республикада академик фәнгә мөнәсәбәтнең уңай булуы, ди институт директоры.

22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде, туган тел мәсьәләсе көн үзгендә, Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Мәсьәлә" шигырен укый.

"Татар-информ" журналисты россиякүләм бәйгедә лауреат исеменә лаек булды

Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.

Мөселман психологлары ассоциациясе: Эшебездә иң мөһиме - психологик ярдәм күрсәтү

“Психологик ярдәм үзәге” ачу теләген дәүләт акчасына һәм грантлар отып чынга ашырырга өметләнәбез, – диде төбәкара вәкиллек җитәкчесе Ольга Павлова.