Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге мәктәп белән танышты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәрендә.
13.02 16:12

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемендәге 81 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу минутларда Татарстанның атказанган укытучысы Сания Вахит кызы Шевченко татар теле буенча ачык дәрес бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәктәп турында кыскача белешмә: Мәктәп 1965 елда ачыла. 2016 елда дәүләт аккредитациясе уза. Гомуми һәм өстәмә белем бирү буенча лицензиясе бар.

Бүгенге көндә мәктәптә ике сменада 783 укучы белем ала.

Мәктәп 100% укытучылар белән тупланган. Шулар арасында бер Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, бер атказанган мәдәният хезмәткәре, алты укытучы хөкүмәт һәм министерлык бүләкләренә ия, 15 укытучы югары квалификация категориясенә ия, 15 укытучы беренче квалификация категориясенә. Бу мәктәптә Сания Вахит кызы Шевченко Татарстан Республикасының атказанган укытучысы да эшли. 

Әлеге мәктәп 2007 елдан бирле Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты белән хезмәттәшлек итә.

2009 елдан башлап Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы башкара комитеты белән хезмәттәшлек турында шартнамә төзелә. Шушы чорда дустанә мөнәсәбәт урнаша. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә түбәндәге чаралар традициягә әйләнәде: Татар теле һәм әдәбияты буенча Олимпиада; Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү буенча 4-нче,5-нче, 6-нчы һәм 7-нче сыйныфларда класстан тыш чаралар; Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатына багышланган укучылар бәйгесе; “Татар кызы” һәм "Нәни җәүһәрләр" конкурсларының кайбер сайлап алу турлары; Чиләбе өлкәсе Закон чыгару собраниесе депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лены Колесникова инициативасы буенча татар теле һәм әдәбияты, сәнгать кабинетлары булдырылды; Чиләбе өлкәсе Закон чыгару собраниесе депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лены Колесникова инициативасы буенча Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган музей оештырылды һ.б.

2015 елның 29 апрелендә Чиләбе шәһәр Думасы карары нигезендә мәктәпкә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгән. 

Бүген "Татар-информ" Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбедә сәфәрдә, дип хәбәр иткән иде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган

2017 ел - бер яктан, үзебезнең уңышлар, икенче яктан, республикада академик фәнгә мөнәсәбәтнең уңай булуы, ди институт директоры.

22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде, туган тел мәсьәләсе көн үзгендә, Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

#атнабай флешмобына Динар Хөснетдинов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Мәсьәлә" шигырен укый.

"Татар-информ" журналисты россиякүләм бәйгедә лауреат исеменә лаек булды

Конкурсның максаты - яшь журналистларны халыкара глобаль дәрәҗәдәге проблемаларга җəлеп итү.

Мөселман психологлары ассоциациясе: Эшебездә иң мөһиме - психологик ярдәм күрсәтү

“Психологик ярдәм үзәге” ачу теләген дәүләт акчасына һәм грантлар отып чынга ашырырга өметләнәбез, – диде төбәкара вәкиллек җитәкчесе Ольга Павлова.