Мәдәният, Татар дөньясы

Буа театры халыкара фестиваль үткәрә

Чарада Монголия, Швейцария, Финляндия, Казахстан, Молдавия, Украина, Белоруссия, Мәскәү, Санк-Петербургтан театр коллективлары катнашачак.
13.02 16:51

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Май аенда Буада “Буа” халыкара театр фестивале үтәчәк. Фестивальдә Монголия, Швейцария, Финляндия, Казахстан, Молдавия, Украина, Беллоруссия, Мәскәү, Санк-Петербург, Мари Эл Республикасы театр коллективлары, курчак театрлары катнаша. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

“2016 елда Буа театры март ае дәвамында унтугыз театр коллективын чакырып, театр айлыгы уздырган иде. Быел, ниһаять, ун көн дәвамында “Буа” фестивален халыкара дәрәҗәдә уздырачакбыз. Ул Тәтеш, Кайбыч һәм Буа район үзәкләрендә үтәчәк. Жюри комиссиясенә Мәскәү критигы, драматург, педагог, “Алтын битлек” милли театраль премиясенең экспертлар советы әгъзасы Александр Вислов чакырылды. Әлеге чарада барлыгы 31 театр коллективы катнашыр, дип көтелә. Фестиваль кысаларында үзебезнең театрыбызның географиясен киңәйтеп, аны күтәрәсебез һәм танытасыбыз килә. Фестиваль Буаның йөзенә әйләнергә тиеш”,- Раил Садриев.

Халыкара фестивальгә Россиянең танылган кино һәм театр йолдызы Сергей Безруковның да килүе көтелә. Ул халык оркестры белән “Нәни принц” спектаклен куячак.

Фестивальнең репертуарында этник кыйссалар, чит ил классикасы, заманча драматургия урын ала. Барлык милли театрлар да үз телләрендә спектакль куя, рус теленә тәрҗемә дә булачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Марина Патяшина Татарстанда теркәлми башлаган йогышлы авыруларны әйтте

Татарстанда ел саен 2 млн кешегә йогышлы авырулардан прививкалар ясала.

Шәхси хуҗалыкларга үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе алу кирәкми

Терлекләрне җирлектәге махсус сугым урыннарында гына чалырга ярый.

Табиблар якын киләчәктә бөтен дөньяда кызылча, кызамык авыруларын булдырмау максатын куя

Халыкка вакцинация уздыру дөньяда елына 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр үлем очрагын булдырмый кала.

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламент дәресләре традициясе дәвам иттереләчәк

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, укучылар һәм мөгаллимнәр парламент дәресләренә карата зур кызыксыну белдерә.

Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый

“Бүген шәхси-хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты “Меркурий” системасы белән эшләргә әзер”, – ди Булат Нуриәхмәтов.