Авыл

2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды

Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла.
14.02 08:00
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә.
 
Үткән вакыт эчендә әлеге программа 7,9 миллиард сум күләмендә финансланды. Бу акчалар 1,1 мең сыер абзарын, 128 машина-трактор паркын, 91 яшелчә складын ремонтлауга һәм силос-сенаж өчен 540 траншея төзергә китте.
 
 
2017 елда программага 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу акчаларга 350 сыер абзары, 10 машина-трактор паркы һәм 28 яшелчә склады төзекләндерелде. Моннан тыш, бу чаралар силос-сенаж өчен 130лап траншея казырга китте, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында.
 
2018 елда бу максатларга 1,8 миллиард сум акча каралган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Васил Шәйхразиев Барнаулның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Алтай крае дини һәм милли оешмаларның, гыйбадәт йортларының эшчәнлеге белән танышты.

23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сессиядә туган телләрне укыту турында закон проектын карауны тәкъдим итәчәкләр, Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

"Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне җәмгыятьтә үзара аңлашуга тагын бер адым булачагына ышанам”, - диелгән котлауда.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә Казан Мәрьям Ана иконасы соборының интерьерын тәкъдим иттеләр

Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборының төзелеше белән танышты.