Җәмгыять

Чүпрәле өлкәннәре заман техникасын үзләштерә

"Өченче буын университеты" проекты кысаларында соңгы биш ел дәвамында гына да, районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенгән.
14.02 00:00

 (Чүпрәле, 14 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең математика һәм информатика фәннәре укытучысы Алексей Годунов чүпрәле өлкәннәренә компьютер серләрен өйрәтә, дип яза җирле басма.

Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлекчәсе оештыра. "Өченче буын университеты" проекты кысаларында соңгы биш ел дәвамында гына да, районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенгән. Үткән ел ахырында тармаклы технологияләр техникумында, Иске Шәйморза һәм Иске Ишле урта мәктәпләре базаларында оештырылган курсларда 50 гә якын пенсионер компьютерга өйрәнү курсларына йөргән һәм "имтихан" нарны уңышлы тапшырып сертификат алган. Укыту түләүсез оештырыла. Дәресләре информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә.

"Хәзерге пенсионерлар күп белергә тели, миннән булмый инде, картайдым",- дип әйтмиләр. –Монысы бик куанычлы, үзләре теләп йөрүчеләр тиз дә өйрәнәләр, өйләренә компьютер да алып куялар,- ди Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов. – Интернет челтәре ярдәмендә без on-line режимында танышларыбыз, туганнарыбыз белән дә аралаша алабыз. Дарулар, дәвалану ысуллары һәм башка файдалы киңәшләр турында мәгълүматлар туплыйбыз, - диләр пенсионерлар.

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында ачылган төркемдә унлап кеше язылган. Иң өлкәне Дмитрий Романов, аңа быел 68 яшь тула. Бөтен гомерен колхозда эшләгән, озак еллар дуңгызчылык фермасын җитәкләгән. Әле дә тик утырмый, кечкенә генә фермерлык хуҗалыгын җитәкли, берничә дистә гектар җир участогы бар. Компьютерга өйрәнә алуына шикләнми. Ел саен республика күләмендә үткәрелә торган шашка, шахмат ярышларында катнаша икән, призлар да яулаган. Гомумән, өлкәннәрнең күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, "тычкан"ын йөртү турында инде әйтәсе дә юк. Балалар кебек бик тиз генә эләктереп алмасалар да, теләгенә кергәч, барысы да килеп чыккан. Ә инде уллары-кызлары, оныклары янында әз-мәз утыргалаганнар бүген компьютер программаларында тагын да иркенрәк йөзә башлаган, диелгән район хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Минтимер Шәймиев рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды

Ринат Анимаев – чыгышы белән татар булган француз рәссамы.

Рөстәм Миңнеханов Петербургта инвестицион мөмкинлекләргә багышланган сессиядә чыгыш ясады

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды.

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

“Төнге кошлар” җыентыгындагы шигырьләрне шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый

Парламент рәисе бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәклеген әйтте.

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты хакында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.