Икътисад

Үзәк Банк микрозайм күләменә һәм ставкалара чик билгели

2018 елда бурычка алучыларның түләүләрен займның өчкә тапкырланган күләменнән 2,5 тапкырга кадәр төшерергә уйлыйлар.
14.02 11:07

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Россия Банкы микрофинанс оешмалары эшен җайга салуны көчәйткән һәм бурычлыларның иң югары түләү чиген киметергә уйлый. Бу хакта, Үзәк Банкның микрофинанс базары департаменты директоры Илья Кочетковка сылтама белән, “Ведомости” җиткерә.

Хәзерге вакытта максималь түләү чиге займның 3 кә тапкырланган күләмендә билгеләнгән. Агымдагы елда аны - 2,5 тапкыр күләмдә; 2019 ел уртасына — 2 тапкыр, ә 2020 елга 1,5 тапкырга кадәр киметергә җыеналар, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, көйләүче орган 2018 елда займнар буенча ставкаларны көненә 1,5 проценттан арттырмаска, 2019 елга 1 проценттан арттырмаска җыена, дип хәбәр иткән Илья Кочетков.

Әлеге чаралар базарны намуссыз һәм яшәүгә сәләтсез уенчылардан араларга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үткән көйләүче орган вәкиле.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 - 25 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Бүген “Татар-информ” Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә.

#атнабай флешмобына Лилия Муллагалиева кушылды

Җырчы Әнгам Атнабаевның "Очрашкан юк" шигырен укый.

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.