Җәмгыять

Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару җыенында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.
14.02 11:18

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары ассамблеясы җитәкчесе Александр Журавлев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лена Колесникова, Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Сабиров, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашу барышында Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессының оешуына 20 ел тулу уңаеннан уздырылачак юбилей чаралары, алдагы эшчәнлек һәм уртак хезмәттәшлек турында сүз барды.

Татарстан премьер-министры урынбасары шулай ук журналистлар белән дә очрашты.

Хәзерге вакытта Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән сөйләшү бара.

Искәртеп үтик, Урал федераль округында барлыгы 719 136 татар яши. Шуларның 17 017се Курган өлкәсендә, Свердловск өлкәсендә – 143 803, Төмән өлкәсендә – 239 995, Чиләбе өлкәсендә – 180 913. Тагын Ханты-Манси автоном округында 108 899, ә Ямал-Ненец округында 28 509 милләтәшебез гомер итә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Татарстан Президенты Туниска хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләрне ачыкларга килүен әйтте

Безнең төбәк Россия белән Тунис арасындагы мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов Тунис сәүдә министры белән очрашуда.

Дәүләт хезмәтләре порталында эш эзләүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка киләчәк

Роман Шәйхетдинов ел азагына кадәр порталда эшли башлаячак яңа сервисларны әйтеп чыкты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача

М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.