Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплекслары төзелеше белән актив шөгыльләнү бурычын куйды

Президент 18 районда мөгезле эре терлек башы саны кимүен билгеләп узды.
14.02 16:21

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Безнең бурыч - 2020 елга 2 млн тонна сөт, 600 мең тонна ит җитештерү. Моңа ирешү өчен, терлекчелек комплекслары төзелеше белән актив шөгыльләнү зарур", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында.

Президент Татарстанның терлекчелек белән шөгыльләнүче республика булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру өстендә эшләргә кирәклеген белдерде. "Бүген Марат Әхмәтов та кредитлау, республика, федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары турында сөйләде. Алардан файдаланырга кирәк", - диде. Президент 18 районда мөгезле эре терлек башы саны кимегәнен канәгатьсезлек белән билгеләп үтте. "Мөслим, Арча, Түбән Кама районнарында терлек 15 мең башка кимегән. Шуны онытмагыз: баш саны булмаса, терлекчелек булмый", - диде Миңнеханов. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев туган телләрне ирекле өйрәнү турында закон проектын хупламаска тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советына “Россия Федерациясе Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты килеп иреште.

Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты

Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Калмык халкына туган телне оныту куркынычы янамый – калмык журналисты

Менке Конеев фикеренчә, калмыклар туган телләрен өйрәнергә тиешләр һәм алар өйрәнәчәкләр дә.

Уфада композитор Алик Локмановның иҗат кичәсе узачак

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесенең иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип атала.

Оренбургта "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана

Җиңүче көз айларында Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.