Фән һәм мәгариф

Алексей Песошин Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты

Аспирантларга 33,3 мең, югары уку йорты һәм хәрби училище укучыларына 27,8 мең, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 16,7 мең сум бирәләр.
14.02 22:16

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы махсус дәүләт премиясен 90 кешегә тапшырдылар. Алар арасында 22 аспирант, 48 югары уку йорты студенты, хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты бар. Аспирантларга 33,3 мең сум, югары уку йорты студентларына һәм хәрби училище курсантларына 27,8 мең сум, һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 16,7 мең сум бирәләр. Стипендия алучыларның 75 проценттан артыграгы (68 кеше) Казанда белем ала. Күпчелек өлеше (47 кеше) кызлар.

“Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Россиянең үсеше студент яшьләрнең җәмгыяти-сәяси позициясенә һәм активлыгына бәйле. Шушы уңайдан, бүген яшьләрнең җәмгыять тормышында катнашуының яңа формаларын эзләү, яшь гражданнарның мәсьәләрен һәм җәмгыять мәсьәләләрен чишү өчен мөмкинлекләр һәм яңа шартлар тудыру аеруча актуаль булып тора”, - диде Алексей Песошин сәламләү чыгышында.

Белешмә: Татарстан Республикасы махсус дәүләт премиясе 1998 елда булдырылды. Ул һөнәри белем алу, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклау һәм үстерү максатын күздә тотып эшләнде. Стипендияне уку һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына тапшыралар. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстанда төшерелгән документаль фильмнарны Мәскәүдә күрсәтәләр

Фильмнар 23 октябрь көнне Кино йортының Ак залында тәкъдим ителәчәк.

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли

Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.