Сәясәт

Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Депутатлар кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская докладын тыңлады.
20.02 17:15

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2017 елда гражданнардан мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау эшчәнлеге буенча депутатлар алдында хисап тотты. Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында ул 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

“2017 елда безнең адреска гражданнардан 3985 мөрәҗәгать килеп иреште. 2016 ел белән чагыштырганда, алар 12 процентка арткан. Гражданнарның тораккка хокукларын гамәлгә ашыру буенча 793 мөрәҗәгать теркәлгән. Аннан соң, социаль тәэминат (462), суд карары белән килешмәү (300), хокук саклау органнары хезмәткәрләренә шикаятьләр (271), медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча 215 һәм мәгариф мәсьәләләре буенча 205 мөрәҗәгать килде”, - диде Сабурская.

Аның әйтүенчә, хезмәт хакы буенча бурычлары булган предприятиеләрнең 2018 елның 1 гыйнварына әҗәте 10 миллион 574 мең сум күләмендә булган. Ул суд приставларында хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү турында башкарма производстволар саны кискен артуын билгеләп узды. 2017 елда шундый 142 производство булган, 2016 елда - 28.

“Берничә ел дәвамында Татарстанда производстволарда үлем белән тәмамланган имгәнү очраклары кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта, Азнакай, Алексеевск районнарында производствода травматизм 5 мәртәбә, Менделеевскта 4 тапкыр, Тукай һәм Ютазы районнарында 2 тапкыр арткан. 2016 ел белән чагыштырганда, былтыр сәламәтлек саклау, агросәнәгать комплексы, төзелеш тармагы учреждениеләрендә үлем очраклары үсеше теркәлгән. Фаҗигале очраклар күбрәк төзелеш эшләрендә һәм хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә формалаштырылмаган гражданнар белән килеп чыга”, - дип белдерде Сәрия Сабурская.

Аның фикеренчә, төзелешләрдә килешүсез эшләүчеләрнең иминлеген саклауга социаль җаваплылык түбәнрәк. Ул Арчада мәктәп төзелешендә төрле эшләр башкаручы егет үлгәнен искәртте. “Хезмәт килешүе булмаганга, судта “Стройсервис” ширкәте, һәлак булучының якын туганының производствода бәхетсезлек очрагы турында Н-1 формасы буенча акт төзү турында таләбен игътибарга алмаган. Кеше бездә эшләде, безнең төзелештә үлде, бездә рәсмиләштерелмәгәч, аның үлеме безнең производствода түгел, кебек килеп чыга. Төзелештә һәм имгәнү куркынычы зур булган башка тармак оешмаларына тирән контроль кирәк дип саныйм”, - ди вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская социаль ипотека программасына ихтыяҗ зур булуын, әмма сөенечне яңа йорттагы җитешсезлекләр бозарга мөмкинлеген әйтте. “Кайбер йортларда төзелеш сыйфаты түбән булуга зарланулар килә. Төзелеш эшләре барышында подрядчылар алмашынган очракта, төзелеш кимчелекләрен кем юкка чыгарырга тиешлеге бәхәсле мәсьәлә булырга һәм озакка сузылырга мөмкин”, - дип ул Казанның Глушко урамындагы 4 нче йортны мисалга китерде. Анда төзүче һәм подрядчы бәхәсләшкән, ә кешеләрне көтәргә мәҗбүр иткән.

“Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торакка хокуклары бозылу турында шикаятьләр килеп тора. Милек яки найм хокукларында торагы булуы белән бәйле рәвештә, бу гражданнар мохтаҗ булып танылмаган очраклар була. Бу закон буенча рөхсәт ителми”, - дип Сабурская Мәгариф һәм фән министрлыгын мондый гаризаларны игътибар белән карауларын сорады.

Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, кайбер җирлекләрдә бала тудыру бүлекләре ябылу белән бәйле рәвештә, гражданнарның медицина ярдәменә үтемлелеге хокуклары үтәлеше актуаль булып кала. “2016-2017 елларда 11 районда бала тудыру бүлекләре ябылган. Бу районнарның йөкле ханымнары бала табу өчен муниципальара үзәкләргә юллана башлады. Бала табу йортлары яшәү урыныннан ерак булуы йөкле хатыннарны борчуга сала. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, йөкле хатыннарны үзәкләргә илтү өчен санитар транспорт бүлеп бирелгән. Әмма Апас һәм Питрәч районнарында үткәрелгән тикшерүләр бу сорауның тулысынча хәл ителмәгәнлеген күрсәтә. Бала тапкач, муниципальара үзәкләрдән хатын-кызлар өйләренә үзләре кайткан. Бушлай санитар транспорт бирелүе турында белмәгән дә”, - дип ул аларның мондый мөмкинлек турында хәбәрдар булырга тиешлекләрен әйтте.

Сәрия Сабурская инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. “Техник тернәкләндерү чарасын үз акчасын алган кешегә компенсация түләү белән бәйле мәсьәләләр әһәмияткә ия. Социаль иминият фондына, гражданин ала торган компенсация күләмнәре турында мәгълүматны ачыктан-ачык урнаштырып бару үтенече белән мөрәҗәгать итәм”, - диде.

Вәкаләтле вәкил аппараты төзәтү колонияләрендә, тикшерү изоляторларында кеше хокуклары үтәлешен контрольдә тота. Былтыр Аппарат хезмәткәрләре төрле учреждениеләргә 30 тапкыр барган. 400 дән артык хөкем ителгән һәм кулга алынган кеше белән сөйләшүләр үткәрелгән.

Депутатлар Сәрия Сабурскаяга аварияле һәм тузган торак, төрмәдән азат ителгән кешеләрнең торакка хокукларын яклау мәсьәләләре турында сораулар бирде. Дәүләт Советы бу мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итте.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Башкортстан иҗтимагый палатасы мәктәпләрдә туган телне укыту торышын тикшерергә җыена

Кайбер дәреслекләрне терминнар сүзлеген кулланмыйча укып булмый, ди иҗтимагый палата вәкиле.

Казанда татар юмор мәктәбен ачарга җыеналар

“МИН ЮМОРИСТ” тамашасын оештыручылар яңа талантлар эзли.

Акимов Россия белән Сингапур хезмәттәшлеген үстерүдә Татарстанның күп эш башкаруын әйтте

Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин КДЭУ технопаркының Татарстанга яңа инновацион идеяләр бирәчәген әйтте

Премьер-министр, Казан дәүләт энергетика университетының 50 еллык юбилее кысаларында, технопарк ачылышында катнашты.