Сәясәт

Казанга АКШ илчесе килде

Джон Хантсман Татарстанга беренче тапкыр килә.
26.02 10:21

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Алинә Габдуллина). Бүген Казанга Россиядә АКШ илчесе Джон Хантсман килде. Илче 26-27 февраль көннәрендә Казанда эш сәфәрендә булачак, дип "Татар-информ" агентлыгына АКШның Россиядәге илчелеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Сәфәрнең максаты – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте вәкилләре, төбәкнең бизнес-бергәлеге, Казанның югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, шулай ук гаммәви-мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашу. Илче шулай ук «Иннополис»та, Казанның 3 нче җылылык электр үзәгендә булачак. Биредә ул станциянең яңа блогы белән танышачак.

Моннан тыш, Джон Хантсман шәһәрнең истәлекле урыннары белән дә танышырга ниятли.

Илчене каршылау фотолары дипломатик вәкиллек Твиттерында чыкты. Ул Татарстанга беренче тапкыр килә. 

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте

Рөстәм Миңнеханов белән Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

18 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк, 2018 ел уңышына нәтиҗә ясалды, Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана.

“Әкият” курчак театрының татар труппасы сентябрьдә ике фестивальдә катнаша

Фестиваль тамашачыга "Су анасы" һәм “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим итә.

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана

Курсларны уздыру вакыты озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.

Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрында Әлфия Авзалова турында музыкаль спектакль куячак

Пьеса Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат биографиясе нигезендә язылган, һәм анда Илһам Шакиров образы да булачак.