Фән һәм мәгариф

Аксубайда III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды

Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты.
27.02 23:00
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубайда  III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды, дип яза районның "Авыл офыклары" газетасы. 
Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда  катнашты. Финалга чыгу өчен районыбызның 20 мәктәбеннән 25 команда көч сынашты. Сайлап алу турлары 4 зона буенча үткәрелде. 
Уенга мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Быел да Аксубайның 2 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов турнирны алып баручы (һәм аны илһамландыручыларның берсе) булды. Уенда катнашучылар борынгы заман, урта гасырлар, Россия тарихын (Петр I идарә иткән чорга кадәр), җәмгыять белемен белүдә көч сынаштылар. Финал этабы 10 турдан торды, анда катнашучыларга тарихны үз эченә алган кроссвордларны чишәргә, портретлары буенча тарих эшлеклеләрен билгеләргә, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне расшифровкаларга, вакыйгаларны һәм даталарны билгеләргә туры килде. 
Капитаннар бәйгесендә уенчылар мини-эссе яздылар һәм анда илебез тарихындагы зур билгеләнешкә ия вакыйгаларга тасвирламалар  бирделәр. Аксубайның 1 нче мәктәбе командасы капитаны Александр Иванов биремне иң яхшы үтәүче булды. Киеренке уен ике сәгатькә якын дәвам итте, һәм аның азагына кадәр бу сезонда кайсы команданың җиңү яулаячагын ачыклап булмады.
 Шулай да баллар исәбе  буенча җиңүче билгеләнде, бу – тарих укытучысы Николай Тербуков җитәкчелегендәге Иске Тимошкино урта мәктәбенең “Дружина“ командасы. Савгач мәктәбенең “Богатыри“ командасы икенче урынны яулды, Аксубайның 2 нче мәктәбенең “Союз“ командасы өченче призер булды. Өч команда да алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнделәр, ә искетимошкинолылар җиңүчеләр кубогын да үзләре белән алып киттеләр.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.