Икътисад

Быел Казанда урам-юлларны төзекләндерү өчен 5,5 млрд сум бирәчәкләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутларында 39 юл участогын төзәтү планлаштырыла.
28.02 13:29

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Казанда урам-юл челтәрен төзекләндерүгә 5,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Аның 4,6 млрд сумын - юлларга, 1 млрд сумын ишегалларын ремонтлауга сарыф итү планлаштырыла. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 24 нче сессия утырышында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы узган елда юлларны ремонтлау күләме буенча моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләргә ирешелгәнен билгеләп узды. Барлыгы 175 урам төзекләндерелгән. "Аларның исемлеге шәһәр халкының теләкләрен һәм мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып төзелгән иде", - диде Илсур Метшин.

Былтыр юл төзү эшләренә барлыгы 6,1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов инициативасы белән, бистәләрдәге юлларны төзекләндерү буенча программа тормышка ашырыла башлады. Казанның 13 торак массивында 40 меңнән артык квадрат метр мәйданда 21 юл төзелде.

2011 елдан башлап, 49 торак массивта барлыгы 284 юл тәртипкә китерелгән.

Мэр 2018 елга планнарга тукталды. "Юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутларында урнашкан 39 юл участогын ФИФА таләпләренә туры китереп ремонтлау һәм юл Һәлакәтләре еш була торган 93 участокны төзекләндерү планлаштырыла", - диде Илсур Метшин.

Мэр әйткәнчә, 83 урамны, 14 тротуарны ремонтлау, торак массивларда 59 урамны, шул исәптән Юдино бистәсенең 100 еллыгы хөрмәтенә, андагы 24 урамны реконструкцияләү күздә тотыла. Ремонт барлыгы 1,3 млн кв. м мәйданда башкарылачак. Оренбург трактыннан М-14 микрорайонына кадәр урамны киңәйтү, Магистральная урамын төзекләндерү эше дәвам иттереләчәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.