Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казан депутатларына халык белән актив эшләргә кушты

Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына. "Пассажирлар" азрак булсын өчен, депутатлар актив эшләргә тиеш, диде Президент.
28.02 15:48

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Депутатлар халык белән актив эшләргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасы сессиясендә шундый бурыч куйды.

Депутат Таисия Чернова балалар бакчаларында уен мәйданчыкларын да тәртипкә китерү мәсьәләсен күтәргән иде. Республика җитәкчесе әйтүенчә, балалар бакчаларын, мәктәпләрне җиһазландыру, тәртипкә китерү, матурлау эшенә оешмаларны да җәлеп итеп була. Хөкүмәттән генә көтеп утырмаска, муниципалитет, депутатларның да эше күренергә тиешлегенә ишарәләде. "Уен зоналарын тәртикә китерү әллә ни зур акчалар сорамый. Сез, илле депутат, сайланган вакытта үз территорияләрегезне кайгыртырга ышандырдыгыз. Әйдәгез, эшмәкәрләр, предприятиеләр белән эшләгез. Безгә бит бик күп бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итә. Әле утыз ел тулмаса да, инде шактый таушалган мәктәпләр бар. Икешәр бассейнлы яңа мәктәп ачып, янәшәсендә бернинди уңайлыксыз мәктәпләр булу оят. Барлык сорауларны берьюлы хәл итеп бетереп булмый. Шуңа күрә без иң элек ашыгыч булганнарын эшлибез ", - ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент депутатларның халык, оешмалар белән эшләргә тиешлеген ассызыклады. "Сессиядә Илсур Рәисович, сезне, депутатларны, "шундый-шундый" эшләр башкардылар, дип мактарга тиеш. Һәркайсыгыз үзеннән өлеш кертергә тиеш. Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына. "Пассажирлар" азрак булсын өчен, депутатлар актив эшләргә тиеш. Былтыр депутатларның халык белән 43 очрашуы үткәрелгән, 7800 кеше килгән. Безнең шәһәрдә 50 депутат, моннан тыш Дәүләт Советында 18 депутат. Һәркайсы халык белән очрашырга тиеш. Бу сезнең эш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, депутатның эшчәнлегенә игътибар итәргә кушты. "Аларның актив позициядә булуы мөһим", - диде.

"Мөрәҗәгатьләр күп, әйе, башкалада халык таләпчәнрәк тә. Без дә башкалада яхшырак эшләргә тиеш. Әгәр ай саен системалы рәвештә мөрәҗәгатьләргә анализ, нәтиҗә ясап барсагыз, депутатларны бу эшкә кушсагыз, вазгыять үзгәрәчәк, дип саныйм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Илсур Метшин киләсе елга докладында депутатларның халык белән эшчәнлегенә биш минут багышларга вәгъдә бирде. Президент биш кенә түгел, унбиш минут кирәклеген әйтте. "Бу бик мөһим. Сез кешеләр белән очрашасыз. Башкала депутатлары иң яхшылары булырга тиеш", - диде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.