Икътисад

Россиядә балалы гаиләләрне салымнардан азат итәләр

Дәүләт Думасына беренче яки икенче балалары туган гаиләләрне салымнардан азат иту турында канун проекты керткәннәр.
28.02 16:57

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев балалы гаиләләрне салымнардан азат итүче канун проектын кертү турындагы карарга кул куйган. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Сүз беренче яки икенче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләргә түләүләр турында бара. Канун проекты Хөкүмәт тарафыннан 22 февральдә хупланган.

2017 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин беренче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы канунны имзалады.

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә кеше башына булган уртача керем төбәк буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаган очракта, Россия кешеләре әлеге акчаны алырга хокуклы. Түләүләр ай саен, балага бер яшь ярым булганчы түләнә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде

24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде, интернетта Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына флешмоб башланды.