Икътисад, Авыл

IT-паркта узган дискуссиядә икмәк сатылмау проблемасы күтәрелде

Крестьян-фермер хуҗалыкларына багышланган очрашуда Россиянең төрле төбәкләрендә авыл хуҗалыклары үсеше турында фикер алышу булды.
01.03 17:46

(Казан, 1 март, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены дискуссияләрнең берсе бүген Казан IT-паркында узды. Биредә очрашу крестьян-фермер хуҗалыкларына багышланган иде. 100 дән артык делегат Россиянең төрле төбәкләрендә авыл хуҗалыклары үсеше турында мәгълүмат тыңлады. Делегатларга Татарстандагы кече хуҗалык формалары үсеше турында фильм күрсәтелде.

Дискуссияне Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров ачып җибәрде. Татарстанда 5030 фермер хуҗалыгы эшләвен, 500 мең гектарга якын җир эшкәртүләрен билгеләп узды. "360 мең шәхси хуҗалык исәпләнә, малның өчтән бер өлеше - халыкта", - диде Камияр Байтемиров.

"Сездә ничек, бездә шулай җырлап күңел ачалар" диләр бит. Без әлегә иген уңышына карап җырлыйбыз гына әле. Ашлыкны сатып булырмы-юкмы... Сөтнең хакы төште. Рөстәм Нургалиевич, Сочида бу проблеманы җиткерде. Ничек килеп чыгар? Ноябрьдан башлап көн саен 400 млн сум акчаны югалтып барабыз Татарстанда. Чәчү эшләренә акча җыеп бетереп булырмы дип уйланабыз", - дип билгеләп узды Камияр Байтемиров.

Свердловск өлкәсе Әртә районы Әртә-Шигер авылында яшәүче Бархаевлар исеменнән Фидәния Бархаева чыгыш ясады. Өч туган авылда төпләнеп калып, үз хуҗалыкларын ачып җибәргән.

Башкортстаннан килгән делегат Рафис Әминев кымыз җитештерү эше турында кыскача сөйләде. Ат сөтенең ана сөтенә якын булуын, бигрәк тә туберкулездан дәвалау өчен файдалы булуын сөйләде.

Әлмәт районы вәкиле Шакир Милаев икмәк сатылмау проблемасына тукталды. "Ипи амбарда, бәясе юк, шуңа күрә 5 процентлы кредитны алырга да куркыныч. Чәчүне алдагы запаслар белән башкарып чыгып булыр да ул, ә уңыш ничек булыр... Бераз гына корылык та кирәк ахырысы, 2010 елдагы кебек үк булмаса да, шуның яртысы кадәр булса да. Корылык булса, бәясе була. Икмәк аз дә булмасын, күп тә булмасын ул - шул җитә", - диде КФХ җитәкчесе.

Башкортстан Республикасыннан Дамир Гыйльманов та аның сүзен җөпләп, авыл хуҗалыгы продукциясенә түбән бәяләр комачаулавын әйтте. "Хакларны төшерергә тырышмыйбыз. Сөтне урынына карап, 18 сумга да, 28 сумга да сатабыз. Кибетләрдә итсез колбаса, ярты ел саклана торган сөт булса, безгә бу сорау буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диде делегат. Ул чәчүгә 5 процентлы кредитны алганнарын әйтте.

Шулай ук, Башкортстаннан килгән Хәсән Идиятуллин мал үрчетү бик сүлпәнәюе проблемасын күтәрде. "20-30 ел элек Россиядә булган мал санының бүген ничә проценты бар? Башкортстанда 5-8 процент. Урамда сыер йөргән, көтү көткән вакытларны оныттык. Мал кирәк. Дәүләттә икмәк сатылмый дибез. Дәүләттә мал юк икмәк ашарга. Мал булса, икмәккә урын була", - диде КФХ җитәкчесе. Ул ягулык бәясе 40 сумга җиткәнен, арту ихтималлыгын да искәртте. "Без җитештергән икмәкнең үз кыйммәтендә май 3 процент кына иде, бүген бу 65-75 процентка җитте", - диде Хәсән Идиятуллин.

Дискуссиядә шулай ук Пермь крае фермерлары чыгыш ясады.

"Без барыбыз да бертөрле уйлыйбыз, бер музыкаль дулкында икәнбез. Борчуларыбызны җиткерергә кирәк төбәкләрдә дә, Мәскәүгә дә. Күбесе үзебездән тора. Эшләсәк, күңелебезне биреп эшлибез. Беренче чиратта, үзебез өчен эшлибез. Шул ук вакытта дәүләт өчен дә нык тырышабыз, шуңа күрә дәүләттән үзебездән юл да сорый белергә тиешбез", - дип төгәлләде Камияр Байтемиров. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.