Авыл

Татарстанда кәҗә сөте эшкәртә торган завод төзелергә мөмкин

Эшкәртү производствосы берничә субъектны да берләштерү ихтимал.
01.03 20:54

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда киләчәктә кәҗә сөте эшкәртә торган завод төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды кысаларында, “Шәхси хуҗалыкларга” ярдәм исемле дискуссия вакытында Татарстан авыл хуҗалыгының икътисад буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

Дискуссия вакытында читтән килгән татар эшмәкәрләре тәҗрибә уртаклашты.

Марий-Эл республикасы Мари-Түрек районыннан килгән Василий Иванов кәҗә асрау белән шөгыльләнә.

“Россиядә иң зур кәҗә фермасы бездә – Марий Илендә. Сернур бистәсендә ул, ишетеп беләсез сез аны. Аларда 5000 мең баш кәҗә бар. Шулай ук Сернур заводы бүген сөт, сөт продукциясе, балалар ризыклары ясау белән шөгыльләнә. Без дә үзебез җитештергән сөтне шунда илтәбез. Бездән ул 80 чакрым”, - диде эшмәкәр.

Василий Ивановның кәҗә асрау белән шөгыльләнә башлавына икенче ел. Эшне 40 кәҗәдән башлаган булсалар, бүген аларның саны 100 дән артык.

“Ни өчен кәҗә, чөнки бездә Татарстандагы кебек юллар юк. Юл булмагач, сөтне ничек ташыйсың? Сыер асрар идек, безнең юллардан аны ничек илтеп, урнаштырып бетерәсең? Кәҗә сөте күп түгел, шуңа күрә аны ташуы җиңелрәк булыр дип, кәҗә асрауга күчтек”, – диде ул.

Василий Иванов 120 башка исәпләнгән ферма бинасы булуын, берьюлы 8 кәҗәне аппарат белән савуларын да сөйләп үтте.

“Киләчәктә Сернур заводы безнең сөтне кабул итсә, малларның баш санын 600 тирәсенә җиткерергә уйлыйбыз. Аның өчен тагын 150 башка әзерләнгән ферма төзү планы бар.Тик кәҗә сөтенә булган бәя безне бүген канәгатьләндерми. Әгәр аның килосына 50-60 сумнан түләнсә, тырышыбрак һәм нәтиҗәлерәк эшләр идек.

Без Татарстан хөкүмәтенеңТатарстан фермерларына булган ярдәмен ишетеп шаккатып торабыз. Бездә алар юк. Сездә бит бер сыерга – өч, кәҗәгә бер мең сум субсидия дә каралган. Әгәр дә бу ярдәм бездә булса, мин шул акчага кәҗәләргә җитәрлек азыкны сатып ала алам дигән сүз бит”, – диде эшмәкәр.

Ул шулай ук Татарстан хөкүмәтенә ике тәкъдим белән дә чыкты.

“Сезнең республика Россиядә әйдәп баручы төбәк. Булсын иде ул авыл хуҗалыгына дәүләт заказы дигән әйбер. Син тотынгансың икән эшкә, синең сөтеңне алучы, нинди бәягә алу, күпмедән түләве алдан ук билгеле булсын иде”, – диде ул.

Аңа җавап итеп, министр урынбасары кооперативлар төзү кирәклеген искәртте.

“Эшләтүче кооперативлар кирәк. Без бит һәрберебез зур коймалар артына бикләнгән. Шыгырданга барсаң, анда коймасы тагын да биегрәк, “КамАЗ” кереп китсә дә, берни күренми. Һәрберебез шулай бикләнгән. 10 гектар җире бар икән, ул кешенең тракторы да, комбайны да бар. Һәр кеше үзенә чыгым тота, әмма берләшми. Дәүләт акча бирә, кооператив төзергә кирәк безгә. Бер копперативка быел 70 млн акча бүленәчәк. Башкача булмый. Шундый оешмалар булдырырга кирәк”, – диде Ришат Хәбипов.

Ивановның икенче мөрәҗәгате уртак хезмәттәшлеккә чакыру булды.

“ Марий Илендә яшәүче татарлар, без, продукцияне сезгә алып килсәк, кәҗә сөтен сез эшкәртә аласызмы? Шундый җитештерү оешмасы төзи алмыйсызмы?” дип сорады ул.

Аңа җавап итеп, Ришат Хәбипов, Сабада 2000 артык кәҗәгә исәпләнгән ферма булуын әйтеп узды.

“Тагын шундый бер ферма булса, эшкәртергә сөт тә күбрәк була. Әйдәгез, бергәләп шундый кооперативмы, заводмы ясыйк. Аны берничә субъект белән берләшеп тә ясарга була бит”, – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.