Авыл

Марат Әхмәтов фермерларга үз продукциясен сатудан табыш алу буенча киңәшләрен бирде

“Без сәүдә челтәрләре аша беркайчан да зур табыш алмаячакбыз”, - диде министр.
02.03 15:42

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясен эре сәүдә челтәрләрендә түгел, ә чатырлы агросәнәгать паркларында сатып карарга киңәш итте. Әхмәтов Игенчеләр сараенда Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съездында чыгыш ясады.

Утырышта республиканың 43 районыннан 134 делегат катнашты.

“Бүген съездда катнашып, миндә сезгә карата ихтирам тагын да артты”, - диде министр, язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәре өчен фермерларга зур рәхмәтен белдереп.

Марат Әхмәтов фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашулар даими булып торганын искәртте. “Мондый очрашулар безгә гомуми проблемаларга якынаерга, иҗади эзләнүләрдә иң борчулы мәсьәләләрнең дә чишелешен табарга мөмкинлек бирә. Бүген алар, кызганыч, җиңел генә хәл ителми. “Безгә базар бирегез” дисез, бик теләп бирер идек тә, тик күп кенә сораулар федераль җитәкчелектән тора”, - диде ул.

“Нәтиҗәләр начар түгел”, - диде Марат Әхмәтов, продукциянең яртысы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелүен искәртеп. “Әйе, әлегә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча вазгыять берникадәр тоткарлы, гәрчә без төрлечә чарасын күрергә теләсәк тә”, - диде ул. Министр терлекчелек белән күбрәк шөгыльләнә башлаулары өчен фермерларны мактады. “Әле 6-8 ел элек бу якка караучылар әз иде, бүген терлекне арттыруга тырышу күзәтелә”, - дип, ул терлекчелек аша финанс халәтен тигезләп булуын әйтте.

Марат Әхмәтов бүгенге съездның өйрәнү, тәҗрибә алмашу кебек узганын билгеләп үтте. “Гомәровның (Алексеевск районы фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы) – Т.И. искәрмәсе) чыгышы гына ни тора?” – ди министр. Сүз уңаеннан, Илшат Гомәров үз кырларында ничек эш итүе серләре турында сөйләде. Слайдта кыр-басуларын күрсәтеп барды. “Чәчү вакыты якынайгач, муниципаль берәмлек башлыклары, инвесторлар белән бер көнлек укулар уздырмакчы булабыз. Шунда да сине чакырырбыз”, - диде.

“Дәүләт ярдәме мәсьәләсендә елдан ел камилләшергә тырышабыз. Традицион төстә 2 млрд сумга якын ярдәм бар. Ярдәмнең төп өлеше гаилә фермалары, башлаучы фермер һәм кооператив хәрәкәт, микрофермалар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерларын саклап калуга юнәлдерелә. 20 ләп программа бар. Гел аралашып тору ниндидер механизмнарны табарга булыша. Хәзер без микрокооперативлар буенча ярдәм чараларын әзерлибез”, - дип белдерде министр. Ул республикада тар юнәлешле авыллар булуын әйтте. “Буа районында бар басуларында кишер генә чәчелгән авыл бар. Дистәләгән мең тонна кишер алучы бу авыл өчен кече кооператив кирәктер. Әз генә булса да бәясен отышлы итеп булыр иде. Кама Тамагында махсус чия белән шөгыльләнә торган авыл бар. Шушыларны тирәнрәк җентекле итеп өйрәнеп, аерым авылларда шөгыльләрне исәпкә алып, төрле вариантларны эшләргә кирәк. Без аларга файдалы булырга әзер”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, быел микрофермалар лимитлар белән чикләнмәячәк. Ул Әлмәт башлыгының карары күңеленә хуш килгәнен әйтте. Айрат Хәйруллин 2018 елда муниципаль бюджет катнашында массакүләм төстә микрофермалар төзелешен игълан иткән. Акча ягыннан лимит куелмаячак аерым юнәлешләр бар, ди министр.

Продукция сату авырлыкларына тукталып, Марат Әхмәтов зур булмаган товар җитештерүчеләргә мөрәҗәгать итте. “Крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга, кооперативларга нишләргә? Безнең юл – эре сәүдә челтәрләре түгелдер”, - диде. Министр мондый хуҗалыклар өчен район үзәкләрендә чатыр мәйданнары булырга тиеш дип саный. “Агросәнәгать парклары барлыкка киләчәк. Барлык район үзәкләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХ лардан, кооперативлардан, чатырлы агросәнәгать паркларыннан логистика төзеп, без продукциябезнең күпчелек өлешен шулай сатып карарга омтылырга тиешбез. Без сәүдә челтәрләре аша беркайчан зур табыш алмаячакбыз”, - диде.

Министр сәүдә челтәрләрендә продукциягә арттырып куелган бәяләргә тукталды. “Законы юк аның. Сәүдә турында законга ничә тапкыр үзгәреш кертеп карарга теләдек?! Бүген бит кайбер сәүдә челтәрләрендә сыр һәм май кыйммәтенә өстәмә бәя 90 процентка җитә. Беркем бернәрсә эшли алмый, законда андый чикләү юк. Социаль продуктларга булса да, бәяне 15-20 проценттан арттырмаска була иде кебек”, – дип фикерен җиткерде Әхмәтов.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

«Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

Конкурс Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.