Авыл

Сөт сатудан югалтуларны каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга акча юллана

Министр барлыгы 360 млн сум күләмендә компенсация акчасы каралганын әйтте.
02.03 17:07

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү акчасы юлланачак. Бу хакта бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Ул Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XVIII съездында катнашты.

“Бүген Хөкүмәтнең 360 млн сум буенча документы имзаланырга тиеш. Киләсе атнада авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен, сөт сатудан югалтуларны компенсацияләү өчен, шушы акчаны юллаячакбыз”, - диде министр. Марат Әхмәтов, шулай ук, 8 Мартка кадәр юридик затларга – крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә компенсация рәвешендә 1 литр сөт өчен 3 әр сумнан акча юлланачагын хәбәр итте.

Билгеле булганча, чәчү кампаниясенә ягулык бәяләре шулай ук, “авырткан” нокталарның берсе. Министр чәчү кампаниясе алдыннан, “ТАИФ”, “Татнефть” оешмалары белән сөйләшүләр узганын әйтте. “Быел дизель ягулыгына бәяләр бик артты. Бер килограммга 4 сумнан килештерә алдык. Бүген иртән ягулык өчен бер өлешен алдан түләп кую мәсьәләсе буенча документларны карадык. Бу хәлне бераз җиңеләйтәчәк”, - диде Марат Әхмәтов. Ул апрель азагы, 1 майдан ягулыкның тагын артуы көтелгәнен дә искәртте.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елда Татарстан бюджетын арттыру проекты имзаланды, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе гаризалар кабул итә, Уругвай футболда Россияне җиңде.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елга Татарстан бюджетын 15,7 млрд сумга арттыру проектын имзалады

2018 елга бюджет кереме - 225 млрд сум, чыгымнар — 243 млрд сумны тәшкил итәчәк, дефицит 18,7 млрд сум булачак.

Уругвай 2030 елда чемпионат уздыру хокукы өчен көрәштә Россия ярдәменә өметләнә - Касерес

Уругвай дөнья чемпионатының 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.