Фән һәм мәгариф

"Казан шәһәре ел укытучысы-2018” конкурсында 450 гә якын укытучы катнашты

Бу юлы конкурста җиңүчеләрне 9 номинация буенча билгеләделәр.
02.03 20:00

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында бүген “Казан шәһәре ел укытучысы-2018” һөнәри осталык конкурсына нәтиҗә ясадылар. 28 нче тапкыр уздырылган конкурста 448 укытучы катнашты. 76 мәгариф оешмасыннан 91 укытучы шәһәр этабын узды.

Конкурс узган елның ноябреннән агымдагы елның февраленә кадәр дәвам итте.

Казан мэры Илсур Метшин педагогларны сәламләде һәм профессиональ педагоглар берләшмәсе формалаштыру процессында актив катнашучылары, һөнәрләренә битараф булмаулары һәм үсешкә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.

“Ел укытучысы” һөнәри конкурсының абруе елдан-ел үсә, ә мәгариф эшчәнлеге өлкәсендә белгечләрнең катнашуы мактаулы һәм җаваплы санала. Конкурс иң яхшыларны ачыклау һәм укытучыларга авыр, мөһим хезмәте өчен рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә. Педагог булу сәләте – ул кыйммәтле бүләк. Ул укыту процессын оештырудан тыш, тулы бер буын тәрбияләүне мөмкин итә. Безнең балаларга кыйммәтләрне тапшыру, шәхес буларак һәм профессиональ үсеш өчен сез җаваплы”, - диде мэр.

Конкурста катнашучылар уртача 42 яшьтә. Иң өлкән катнашучыга 69 яшь, иң яшенә – 21 яшь.

Кагыйдәләр буенча конкурс программасына хезмәт стажы 5 ел булган укытучылар гына кертелә. Бары тик "Педагогик дебют” номинациясендә катнашучылар өчен генә искәрмә ясала. 

Бу юлы конкурста җиңүчеләрне 9 номинация буенча билгеләделәр.

Беренче урынны 19нчы гимназиянең тарих укытучысы Тимур Вишневский алды. Ул конкурсның абсолют җиңүчесе итеп танылды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.